erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баянчы Айнур Фатыйхов вафат

Танылган баянчы Айнур Фатыйхов вафат. Айнур Фатыйховның гомере фаҗигале өзелгән. Аңа 37 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Музыкантның үлемен Башкортстан Мәдәният министрлыгы раслады. Хәзерге вакытта үлем сәбәпләре ачыклана. Фатыйховлар гаиләсе хастаханәдә дәвалана», — дип яза «Башинформ».

Коллегалары хәбәр итүенчә, Башкортстанда Республика көне алдыннан Айнур Ришат Төхвәтуллин белән бергә чыгыш ясаган булган.

Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы.  

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайгылы хәбәрне "ШК" хәбәрчесенә җырчы Мурат Гайсин җиткерде, дип яза "Шәһри Казан". "Үлеменең сәбәбен белмим. Айнур белән кичә телефоннан сөйләштек. Бик нык йөткерде. Хәле авыр иде ахры. Гаиләләре белән авырыйлар дип ишеттем", - ди Мурат.

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Айнурның урыны оҗмахта булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X