erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Байлар хафага калган

Коронавирус дигән гарасәт, кызганычка каршы, торган саен көчәя.

Аның белән алга киткән илләр аеруча изалана. Пандемия таралуы буенча хәзер АКШ беренче урынга чыкты. Европада да хәлләр тотрыклы түгел. Әнә Бөек Британия дә чаң кага. Анда 18 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган. Шуның меңнән артыгы вафат булган.

Ил премьер-министры Борис Джонсон британлыларга хәлләрнең мөшкел торуы турында белдергән. Әйткәндәй, анда хәлләрнең катлаулана башлавы безнең черек байларның бәкәленә суга башлаган. Ник дигәндә, анда — аларның балалары. Русия чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова шушы көннәрдә бер бик бай кешенең үзенә шалтыратуы турында белдерде. Лондонны коронавирус афәте баса башлагач, алар улларын Русиягә кайтарырга җыенганнар. Баласы артыннан шәхси самолет җибәрергә дә җыенганнар, ләкин анда “коллапс” тууы сәбәпле, зур акчалар белән дә улларын ватанга кайтара алмауларына тәмам хафага батканнар. Мария Захарова аларга балаларын “цивилизация терәге” булган илдән чыгармаска тәкъдим иткән.  “Нинди цивилизация булсын ди! Британиядә безнең медицина страховкаларын юкка чыгардылар. Өсләренә бернинди бурыч аласылары килми! Тест 450 фунт тора. Русиягә, Русиягә генә кайтсыннар”,—дип җиткерә Мария Захарова әңгәмәдәшенең сүзләрен.

         Мария Заховарова әйтүенчә, әлеге кешеләрне “күп еллар буена” байлык, акча башларын бутаган. Калын кесәле байлар ватаннарына ярдәм итәсе урынга, анда “черек көле өчен, иллюзия өчен алтын бәясе түләгәннәр”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         —Сез акча алып барган, күчемсез милек сатып алган һәм малтабарлыкны шунда төзегән күп илләрдә хәзер сезгә ишеккә төртеп күрсәттеләр,—дип яза Захарова. Аэропортларда туган илгә кайтырга теләгән русиялеләрдән озын чиратлар хасил булган. “Ул чагында эшегезне яңадан  — илгә һәм аның халкына хөрмәт күрсәтүдән башларга рәхим итегез”,—ди министрлык вәкиле.

         Мәгълүм булуынча, Бөек Британиядә премьер-министр Борис Джонсон, сәламәтлек саклау министры Мэтт Хэнкок һ.б. тагын берничә аксөяк коронавирус йоктырган. Шулай ук королева Елизавета II улы принц Чарльз да бу афәттән читтә калмаган.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Baylar-hafaga-kalgan-194798/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X