erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер ай элек трактор белән суга төшкән егетне тапканнар

11 мартта Кыят күперен чыкканда 3 кеше трактор белән суга төшеп китеп, аларның икесе исән-имин котылуы, ә бер ирнең табылмавы турында хәбәр иткән идек.

Бер айга якын вакыт узганнан соң Рус Киштәге авылыннан Александр Сиротовның гәүдәсе табылган. Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итте.

Аны ун көннән артык төрле юллар белән эзләделәр. Аннан соң 1 нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары көн саен диярлек Ивашевкадан (бүген гамәлдә булмаган ГЭС) Килдуразга кадәр 33,5 километр арада моторлы көймәдә ярларны тикшереп торды. Бүген көндезге сәгать 12ләр тирәсендә батучының мәете ГЭСтан агым буенча 1070 метр ераклыкта уң як ярда коткаручылар тарафыннан табылган. Ул куакларга эләгеп калган һәм Зөядә су кимегәч, өскә чыккан” диелә хәбәрдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/04/21091/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X