erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер миллион сумга да кайта алмыйлар

Россия туристы Виктория Ивченко ире белән бергә Танзаниядән өч атна дәвамында инде кайта алмый.

Алар Танзаниянең Занзибар утравында торып калган. Виктория белдерүенчә, билет хаклары 60 меңнән бер милиоон сумга кадәр арткан. Россия туристы белдерүенчә, мондый хәлгә күп кеше тарыган. Әмма бер миллион сумга да кайтып булмый, ди ул. Чөнки рейсны көн дә күчереп торалар.

Россия консуллыгында сәяхәтчеләргә хәбәр ителгәнчә, аларны туган илгә кайтару мәсьәләсе хәл ителә, әмма конкрет даталарны беркем дә әйтә алмый.

Ивченко билгеләп үткәнчә, Танзаниядә калган россиялеләрнең алга таба яшәү һәм туклану өчен акчалары җитмәскә мөмкин. Әлегә аларны урындагы кеше үз йортына керткән, әмма анда да озак яшәп булмаячак. Тулаем алганда, урындагы халык аларга яхшы мәнәсәбәттә, әмма туристларны коронавирус таратуда гаепләү очраклары да булган.

"РИА Новости" хәбәр итүенчә, Танзаниядә 119 Россия кешесе калган.

Фото: РИА Новости

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Ber-million-sumga-da-kayta-almiylar-200887/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X