erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер җылы сүз...

Бер хезмәттәшебез салкын көндә урамнан күгәрчен баласы алып керде. “Юлда боегып утыра, дөньяда гаме юк, күзләре йомык, нәрсә булды икән?” – ди. Бала дигәч тә, үсеп җиткән, чын күгәрчен булып өлгергән инде ул. Тиз генә тартма табып шунда урнаштырдык кошкайны, ашарына салдык, су куйдык. Җимне авызына китереп карыйбыз – бөтенләй игътибар итми, чыннан да, дөньядан ваз кичкән, ахырысы...

Төшке аштан соң килсәк –  күгәрченебез, тартмадан чыккан, идән буйлап чабып йөри, тоттырмый да. Әмма салган җимне ашый үзе. Болай булгач яши бу, дип шатланабыз. Бераздан тәрәзә төбенә үк очып менде, ачык тәрәзәдән очып та чыгып китте. Нәрсә булды бу, дип аптырап та калдык.

Мин бу хәлдән соң, үзем дә сизмәстән, кошлар да, кешеләр кебек, кадерләгәнне, җылы карашны ярата шул дип, әйтеп куйдым.

...Бер сырхап йөргән ир хастаханәдән авылына таба атлый. Нинди кичерешләр белән атлавын үзе генә һәм Аллаһ белә. Шунда аның янына машинасы белән авылдашы килеп туктый. Машина белән төшереп куярга исәпли ахрысы, дип уйлагандыр инде бу бичара. Әмма  туктамаса әйбәтрәк буласы икән: “Фәлән абый, бигрәк бетерешкәнсең икән!” – ди теге бәндә һәм машинасы белән китеп бара.

Өйгә кайткач тегенең шул сүзләрен  әйтеп, әрнеп елый ир кеше. Болай да яралы йөрәкне шундый сүзләр белән тагын яралау нигә кирәк булды икән? Аннан соң озак та яшәмәде инде ул кеше...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

... Матур гына яшәп, эшләп йөргән бер танышым аягы авырып хастаханәгә керде. Әле яшь кеше, яшисе дә яшисе генә. “Беркөнне иртән табиб обходка керде, – дип сөйләде ул. – Минем янга килеп җиткәч булган язуларны укыды, аякка карап торды да. “Беткән бу аяк, башка йөри алмаячаксың”, – диде. Шунда үксеп елаганнарым! Мондый хәлгә түзә алмыйча икенче табибны чакырдылар. Ул барын да игътибар белән карап чыкты да: “Борчылма, бар да әйбәт булачак, мин сине үзем аякка бас-тырам!” – диде.

Менә бит могҗиза: ничә еллар инде ул танышым үз аякларында йөри, хәтта аксамый да! Эшләвен дә дәвам итә, инде бетереп ташлаган умарталарын яңадан торгызып маташа.

Кешенең аздан күңеле була, аздан хәтере кала, диләр бит. Бер җылы сүз адәм баласына канат куярлык кодрәткә ия. Уйланмый әйтелгән сүз кешенең рухын сындырырга, яшәү гамен сүндерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X