Беренче икмәк – Казанка ширкәтеннән
19 июльдә Арча сорт сынау участогында игенчелектәге мөһим эшләргә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Министр сорт участогындагы эшләр белән танышты. Аннан сон ул элеваторда яңа уңыш ашлыгын кабул итү тантанансында катнашты. Беренче ашлыкны “Казанка” ширкәтеннән Рамил Мусин китерде.
Марат Җәббаров белән Илшат Нуриев “Яңарыш” ширкәтендә терлекчелектәге яңалыклар белән таныштылар.
Нет комментариев