erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче кыңгырау истәлекләрне яңартты...

Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын, борчу һәм кайгылар бирмәсен, бәхет һәм шатлык кына китерсен иде.

            1 сентябрдә Арчаның өченче  башлангыч мәктәбендә Белем көненә багышлап оештырылган тантанага 1нче һәм 4нче сыйныф укучылары  “Белем иле” теплоходында килделәр.  Ә әти-әниләр һәм килгән кунаклар, Арча педагогия көллиятенең 4нче курс студенлары аларны “яр буйларына” тезелеп каршы алдылар. Алар балаларның чыгышларын алкышлап, куанып  карап тордылар. Дүртенчеләр матур сөйләүләре, оста итеп биюләре һәм җырлаулары белән беренчеләргә үрнәк күрсәттеләр, аларга китаплар бүләк иттеләр.

        Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Сабирҗанова әлеге “теплоходның” капитаны буларак чыгыш ясады: “ Быел беренче сыйныфка 56 укучы кабул иттек, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар бар. Укытучылар һәм ата-аналар бердәм булсак, уңышларыбыз булыр дип ышанам”.

      Матур итеп киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан, тәүге тапкыр мәктәпкә килгән беренчеләрне күзәтәм. Бигрәк кечкенәләр инде, бездә шундый булдык микән? Моннан 60 ел элек, 1960 елның 1 сентябрендә Пөшәңгәр башлангыч мәктәбенә укырга барганым искә төште. Өстә каеш буган мәктәп формасы, кулда фанердан ясаган, бүгенге аталыштагы дипломат. Беренче һәм өченчеләрне бергә Равилә апа укытты, ул елларда рус телен аерып Әхәт абый Ибениев укыта иде. Иске мәчеткә урнашкан класс бүлмәсе шундый биек тоела иде, менә бүген аңладым инде, үзебез бик кечкенә булганбыз икән. Сыйныфташлар искә төште, истәлекләр яңарды...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын, борчу һәм кайгылар бирмәсен, бәхет һәм шатлык кына китерсен иде.

                                                     Шәфигулла Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X