erid:2VtzquqpS7d
Бергәләшеп эшлик, дуслар
Арча яңалыклары

Бергәләшеп эшлик, дуслар

Сезне музейларда көтеп калабыз!

Арча ягы – данлы Казан артының үзәге. Тарихыбыз бай булганга бүгенге көндә күпсанлы тарихи-мәдәни учакларыбыз белән горурлана алабыз. Тарихны барлау өлкәсендә хезмәт куючы  “Казан арты” тарих-этнография музее, аның әдәбият һәм сәнгать бүлеге, “Әлифба” музее, Гөберчәк авылындагы М.Мәһдиев, Сикертән авылындагы Г.Камал музейлары бердәм булып Арча төбәгенең тарихи һәм мәдәни мирасын халыкка җиткерү өстендә эшлиләр.Һәрберсе үзенчәлекле, экспонатларга бай музейлар.Ел дәвамында якынча 18000 кеше музейларыбыз белән таныша.Җәй айларында гына республикабызның төрле районнарыннан, күрше республикалардан, Төркия, Иран, АКШ, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән килгән кунакларны кабул иттек.

Туризм өлкәсендә, әлбәттә, музейлар зур роль уйный. Районга ял итәргә кайткан кунакларны якты йөз белән каршы алып, кызыксындырып, үзебезнең халыкның тарихын, көнкүрешен, милли-мәдәни тормышын күрсәтү төп максатыбыз.Экскурсияләрне төрле форматта үткәрергә тырышабыз.Шәһәр буйлап җәяүле экскурсияләрне бик теләп кабул итә туристлар.Соңгы ике елда төрле осталык дәресләрендә катнашырга тәкъдим итәбез.Арча ягы электән читекчеләр ягы булганын белеп килә күп кунаклар, аларны әлеге һөнәрнең тарихы һәм бүгенгесе бик кызыксындыра. Грантлар отып музейда остаханә булдырдык. Осталык дәресләрендә  “Казан җөе” техникасын өйрәтәбез, балчыктан савыт-саба ясатабыз һәм кунаклар үз куллары белән истәлеккә сувенирлар эшләп алып китәләр. Болар барысы да әби-бабаларыбызның һөнәрләрен, бай мирасын  саклап калырга, яшь буынга җиткерергә ярдәм итә.

Районга килүче туристлар санын арттыру өчен күп оешмаларның бердәм, аңлашып эшләве бик мөһим.Ашау-эчү урыннары, күчтәнәчкә җирле тәм-томнар, сувенирлар сатып алу мөмкинлеге кирәк. Шәһәребез,районыбыз данын еракларга тарату өстендә бергәләшеп эшлик, дуслар!Сезне музейларда көтеп калабыз!

 

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова.

 

1.Хазиева Гөлүсә кәрҗин ясау серләрен өйрәтә.

2.Синичкина Ирина татарча экскурсия белән таныштыра

3.Летний университет кунаклары

4.Тахавиева Альбина эш кораллары турында балалар белән әңгәмә кора

5.Ахматгалимова Регина балчык белән эшләү буенча мастер-класста

6 Гобәйдуллин Ленар Мәскәү кунакларына осталык дәресендә

7.Нурмухаметова Ләйсән Сабантуй тарихы бн таныштыра

8.Мортазина Алсу Казан җөенең — уникаль җөй булуын сөйли.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев