erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бергәләп исем уйлыйбыз

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сездән дә хатлар көтәбез. Авылыгызда, мәчетегездә нинди чаралар үтте? Язып җибәрегез.

Беренче номер һәм беренче... бәйге

Һәр айны "Арча хәбәрләре" газетасының соңгы җомга номерында Арча мөхтәсибәте белән берлектә ике битлек кушымта чыгарып барачакбыз. Ул, аңлашылганча, дини теманы үз эченә алачак. Дин өлкәсендә районда, шәһәрдә үткән чаралар белән таныштырып бару, моннан тыш вәгазьләр, аңлатмалары белән хәдисләр бирү күз алдында тотыла. Ял сәгатегезне үткәрү дә исәпкә алына. Ребуслар, сорау-җаваплар һәм башкалар.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сездән дә хатлар көтәбез. Авылыгызда, мәчетегездә нинди чаралар үтте? Язып җибәрегез. Бәлкем, кемдер мөнәҗәт язу остасыдыр. Безгә юллагыз. Вәгазьләр дә җибәрә аласыз. Һичшиксез, газетабыз кушымтасында урын табарлар. Әйдәгез, бергә-бергә эшлик. Шул очракта кушымтабыз кызыклырак булачак һәм укучылары саны да артачак.

Ә инде кушымтаның исеменә килгәндә, без аның бу санын “Арча нуры” дип атадык. Элек чыгып килгән дини газета исеме белән. Әмма бу шул исем кала, дигәнне аңлатмый. Без исемен кушуны да сезгә тапшырырга булдык. Арча районы, дини газета – эчтәлеге менә шуларны үз эченә алсын, кыска да, кызыклы да булсын, үзенә дә тартып торсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кушымтабыз исеменә бәйге игълан итәбез. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылачак. Иң уңышлысын кушымтабызның исеме буларак сайлап алачакбыз, – диде Арча һәм Арча районнары буенча имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Кушымтага исемнәрне arvestnik@yandex.ru электрон почтасына җибәрә яки мәчеткә хәбәр итә аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X