erid:2VtzquqpS7d
Беркөнне Арча урамыннан барам
Арча яңалыклары

Беркөнне Арча урамыннан барам

Беркөнне Арча урамыннан барам.

. Кинәт берәүләрнең ишегалдыннан: "Убийцы!" -- дип русчалап кычкырганны ишеттем. Берничә тапкыр кабатланды бу кычкыру. Ир кеше кычкыра. Аптырап тукталып калдым Күршеләренең капкасыннан бер хатын килеп чыкты. Ә ул көлә. "Безнең күрше начар кеше дә түгел инде ул, -- дип сөйләп китте ул. -- Менә шундый гадәте бар. Башкаларны гаепли. Хатынын, кызын, оныкларын гаепли. Теше сызласа да, башы авыртса да "Убийцы!" -- дип кычкыра. Янәсе аның шушы хәлгә төшүенә хатыны, балалары гаепле. "Хатыны, балалары начармы әллә?" -- дип сорыйм. "Юу-ук", -- дип елмая юлдашым. Рәхмәт әйтергә кирәк аларга шундый каприз ир белән яшәгәнгә!"

Җир йөзендә нинди кешеләр генә юк. Кешене гаепләве ансат. Гаепне үзеңнән эзләргә кирәк, ди борынгылар.


Нет комментариев