Аллам сакласын
Питрәч районының Яңа Шигали авылында гомер итүче Фәләховларның йортында ут чыга. Ялкын шулкадәр тиз үрмәли, санаулы минутлар эчендә йорттан берни калмый. Гаилә башлыгы Рамил һәм аның 13, 8, 5 яшьлек кызларын коткара алмыйлар. Хатыны Алена 1 яшьлек улы белән йорттан чыга ала.
– Кечкенә улларының хәле яхшы. Аленаның умырткаларына зыян килгән. Аңа операция ясадылар. Ниләр булгандыр инде, берни әйтә алмыйм. Без шок хәлендә, – ди Аленаның туганы Павел.
Фәләховлар гаиләсенә акчалата ярдәм оештырылган. Аларга ярдәм итәргә теләүчеләр Аленаның абыйсы Полюбай Павел Александрович исемендәге Сбербанк һәм Тинкофф банкы картасларына акча күчерә ала. Карталар 8 917 285-62-97 номерына беркетелгән.
Гөлгенә Шиһапова
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104752/
Нет комментариев