erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Без төрле...

Бүген иртәм исәнләшүдән башланды.

Контейнерга чүп ташладым да, кайту ягына борылдым. Олы яшьтәге бер апа белән очраштык. Исәнмесез, дип исәнләште ул. Таныш булмасак та,  исәнләшкән апага күңелем бик булды. Олы кешеләр белән очрашканда, үземнең дә исәнләшәсем килә... Юлда сөйләшеп бардык. 77 яшьтә булып чыкты апабыз. Мин шулай авылда исәнләшеп өйрәнгән, Арчага килсәм дә исәнләшәм, диде апабыз. Стадионга йөрергә төштем. Күрәм, бер абзый битен, муенын ачып, кояшта кызынып ята. Теге шимбәдә дә шулай ята иде ул. Алдымнан барган бер ирле-хатын шикләнеп, хәлегез начарланып китмәгәндер ич дип сорады. Юуук, кояшта кызынып ятам дип торып утырды абзыебыз. Бу шимбәдә кызынып ятучы абзый яныннан тыныч кына үтеп киттем. Тренажерлар янында ике яшь хатын-кыз кофе эчә-эчә ял итеп утыра иде. Дәшмичә кала алмадым, иртәнге сәгать 9, кофе саталырмы әллә монда, дип сорадым. Кызларның берсе шулкадәр матур итеп кояштай елмаеп, юуук шул, сатмыйлар, дип, тагын бер стакан кофесы булса бирердәй булып җавап бирде. Рәхмәт, бик күңелем булып китеп бардым яннарыннан. Юлымны дәвам иттем. Юлның ике ягында чыршы, наратлар. Ылыс исе... Каршыма бер яшь ханым килә. Аңа карап, нарат агачлары бигрәк тә хуш исле дия-дия фотога төшерәм. Ә каршыма килүче яшь ханым хуплап берәр сүз әйтү түгел, йөзе дә үзгәрмәде. Китеп барды... Кешенең төрлесе бар шул... Хөрмәтле сайтны укучылар, үзегез белән булган хәлләрне яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре