erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең өчен ул герой

Безгә Сикертәндә яшәүче Мидхәт Баһаветдинов мөрәҗәгать итте. Сүз  сугышта батырлыклар эшләгән туганы Әсгать Нуриев турында иде. 

“Ленинград блокадасында катнашкан кеше ул Әсгать абый, әнинең абыйсы, – дип сөйләде ул.

– Медальләр белән бергә күкрәгендә ике Дан ордены бар иде. Исән вакытта, өченче Дан ордены да булырга тиеш, дип әйтә торган иде. Менә шул Дан орденнарын ачык-лыйсы иде. Гади, әйбәт кеше иде. Сугыштан исән кайтып, колхозда шофер булып эшләде. Хатыны Рәшидә апа белән тигез гомер иттеләр. Балалары гына булмады. Сугыш галәмәтедер инде. Бик авырлыклар күргән кеше ул. Мәктәпкә очрашуларга чакыра торган иделәр”.

Хатыны Рәшидә апа да бакыйлыкка күчкән. Без Казандагы “Хәтер китабы” редакциясе белән элемтәгә чыктык. Әсгать абыйның Дан орденнары дүртәү булып чыкты. Берсе II дәрәҗә, калганнары III дәрәҗә. Орденнар статусыннан шул аңлашыла: Дан ордены өч дәрәҗәдән тора. Иң югарысы – I дәрәҗә. Бүләкләүләр IIIнче дәрәҗәдән башлана. Аннан II дәрәҗәдәге һәм ахырдан I дәрәҗәдәге Дан ордены бирелә. Дан орденнарының өчесен дә алган сугышчы Советлар Союзы Героена тиңләштерелә. Әсгать Нуриев нәкъ менә шундый кеше булырга мөмкин. Без электрон челтәрләрдәге “Халыклар батырлыгы” сайтына да кереп карадык. Анда Әсгать абыйга бирелгән Дан ордены бишәү! Дүртесе III дәрәҗә, берсе II дәрәҗәдәге Дан ордены. Дан орденнары язмышын ачыклауны сорап, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттек. Җавап көтәбез.

Сугышчының туган авылы Шекәдә яшәүче Шушмабаш мәктәбендә эзтабарлар эше белән шөгыльләнүче физика укытучысы Рәмлә Нуриева белән сөйләштек. Ире ягыннан алар Әсгать абый белән туганнар булып чыкты. “Иремнең әтисе Кави Нуриев – Әсгать абыйның энесе. Сугыш вакытында Суслонгер лагеренда булган, – дип сөйләде ул. – Бик күп кыенлыклар кичергән. Аннан Кемерово шәһәрендә хәрби заводта корал эшләгән”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ә Дан орденнары алган Әсгать абый батырлыклары турында сөйли идеме?

– Мәктәпкә очрашуларга килә иде ул. Сугыш турында сөйли башлауга күңеле тула, күзләре яшьләнә иде...

Рәмлә ханым безгә шактый мәгълүматлар бирде. Әсгать Нуриев Шекә авылында 1923 елда туа. 1942 елның 2 маенда ул авылдашы Вилданов Җамалетдин белән сугышка чыгып китә. Башта Ижевск шәһәрендә комсоставка укый, аннан Тамбов шәһәрендә сугышка әзерләнә. Ленинградның миномет бригадасында разведчик булып хезмәт итә. 1942 елның 6 сентябрендә авылдаш дусты Бариев Әхәт белән Кавказда беренче тапкыр сугышка керә. 3 ай 14 көн буе Майкоптан Туапсе шәһәренә кадәр чигенәләр. Кыш бик суык була. Аякларын өшетеп, Әсгать абый Сочи госпиталенә эләгә, аны 6 айга туган ягы Шекәгә кайтарып җибәрәләр. 1943 елның 3 маенда Әсгать яңадан сугышка чыгып китә. Бу юлы аңа Ленинград блокадасын кичерергә туры килә. Авырлыгы 32 кг.га кала, күп авырлыклар кичерә. Германиягә кадәр барып җитә. 1947 елның мартында хәрби хезмәтен тәмамлап, туган ягына кайта һәм күп еллар шофер булып эшли. 2003 елның 6 апрелендә вафат була. Әсгать  Нуриевның сугышчан бүләкләре: “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале,  II-III дәрәҗә Дан орденнары, “Ватан сугышы” ордены, “Нева” операциясендә катнашучы” билгесе, “Ленинград блокадасында катнашучы”, “Нева плацдармы” билгесе, “28нче миномет Ленинград бригадасы ветераны” значогы, юбилей медальләре...

Ленинград фронтында Эстониянең шәһәр, авылларын фашистлардан азат итү операциясендә разведчик Әсгать Нуриев 1944 елның 24 июлендә фашистларның 2 миномет батареясын ачыклый һәм бу турыда безнекеләргә хәбәр итеп, дөрес юнәлештә ут ачтыра, шулай итеп ул безнең батареяга сугышчан бурычны үтәргә ярдәм итә. Шуның өчен “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнә.1944 елның 27 июлендә Эстониянең Удрия авылында сугышның алгы сызыгында дошманның 3 миномет батареясын һәм 2 пулемет ноктасын ачыклый һәм берөзлексез атышлар астында утны дөрес юнәлештә алып барырга батареяга ярдәм итә. Шулай итеп, безнекеләр дошман батареясын һәм 2 пулемет ноктасын юк итәләр. Яраланса да, үз постыннан китми, сафта кала. Шушы батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Геройлыкка тиң батырлыклар. Эзләнү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре җиңү

2
X