Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Безнең район үгезләре шәп!

    Без дә шул теләкләргә кушылабыз.

    Арчада кардан ясалган үгез сынын редакциягә җибәрделәр. Без аны Инстаграмга куйдык. Шуннан безгә төрле җирләрдән үзләрендә ясалган үгез сыннарын юллый башладылар. 7 мәктәп, Пөшәңгәр мәктәбе, Иске Чүриле, Курса Почмак мәктәпләре... Курса Почмаклар хәтта шигъри юллар да кушканнар.

    Булсын бу ел матур, тыныч,имин,
    Сугыш афәте берүк булмасын.
    Аналар да газиз улларыннан
    Хәвеф- хәтәр көтеп тормасын.
    Авылларда артсын яшь гаиләләр,
    Гүзәл тормыш алар корсыннар.
    Маңгай тире тамган кырларымда
    Тук башаклар шаулап торсыннар.
    Яңа елда һәрбер гаилә һәм дә йортка
    Иңсен бәхет, муллык, бәрәкәт.
    Яшәсеннәр иде- хәвеф хәтәр күрми
    Таза, тыныч, тату, сәламәт.

    Реклама

    Без дә шул теләкләргә кушылабыз. 2020 ел авыр килде. 2021 ел симсволы үгез барыбызга да шатлыклар гына бүләк итсен.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: