Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Безнең Телеграм-каналда 1500 язылучы!

    Башка социаль челтәрләрдән соңрак барлыкка килгән һәм алардан үзенчәлеклерәк Телеграм-каналлар бүген күпләр өчен файдалы мәйданчыкларның берсенә әйләнеп бара. Блогер гына түгел, без массакүләм мәгълүмат чаралары да эшчәнлегебезнең бер өлешен биредә алып барабыз. 

    Без, "Арча хәбәрләре" дә Телеграм-каналда актив эшлибез. Әлегә өйрәнәселәребез күп булса да, инде горурланырлык нәтиҗәләребез дә юк түгел. Бүгенге көндә безне 1510 язылучыбыз бар. Тугры язылучыларыбыз һәрвакыт безнең белән.  Көн дә безнең белән булган, һәрдаим безне күзәтеп, үз фикерләрен җиткереп торучыларга чиксез рәхмәтлебез.

    Реклама

    Исегездә булса, Телеграм-каналыбызның язылучылары 1000гә якынайганда, әлеге сан 1500га җитсә, язылучылар арасында бүләк уйнатабыз дигән идек.  Бу көн килеп җитте! Якын арада, биргән сүзебездә торып, барлык язылучылар арасында бер бәхетлене сайлаячакбыз. Безне күзәтеп барыгыз. Кайчан һәм ничек булачагын соңрак хәбәр итәрбез. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: