erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Айван авылыннан Тәлига Хәйруллинага 90 яшь тулды. Котлыйбыз!

Балалары, оныклары җыелды.

Терәлеп торган күршесе, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина бүләкләр белән котларга керде. Арчадан шәһәр башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова шулай ук чәчәкләр, бүләкләр белән килде. Ул юбилярга Россия Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Өй эче оныкларның шатлыклы авазыннан гөр килеп торды. Мин үзем дә Айван авылыннан. Тәлига апа, Альмира, мин, кызлары Алсу, Гөлшат, Филсинә  рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Тәлига апаның гомер иткән йорты авыл башында. Берүзе диярлек дүрт кыз үстерде ул. "Рафаэль белән 18 ел гына яшәдек без, - дип сөйли Тәлига апа. - Исән булса да бергә яшәмәдек... Берүзем бу кызларны ничек кеше итәрмен дип борчылдым. Әти сүзе, әти кулы кирәк бит ул...". "Сөбханалла, бөтенесе дә тәртипле булып үстеләр", - дип куәтләп алды сүзне Альмира Гатауллина. "Без әнидән куркып тора идек, - диде олы кызы Алсу. - Безгә таләпчән булды әни. Без бит кыз балалар. Әти юк. Шуңа да таләпчән булгандыр инде". Тәлига апа 1932 елны Айван авылында туган. Бу урында алар ире Рафаэль белән йорт җиткерәләр. "Бу Гыйлаҗ бай нигезе булган", - ди Тәлига апа. Бай байны тарта дигәндәй, сөбханалла, Тәлига апаның бүгенге көне бик рәхәттә үтә. Кияве Рәшит белән кызы Филсинә нинди матур йорт салып чыгалар. Авылга кергәндә гел шушы йорт яныннан сокланып үтәсең. Тәрәзә төбендәге гөлләренә карап,сөбханалла,диясең. "Кайнатам Наил балта остасы минем, - дип сөйли Филсинә. - Минем Арчада яшисе килгән иде. Әти йортны Айванга салыгыз. Урыны да әйбәт. Әниегез дә ялгыз булмас, дип күндерде. Бүген сөенеп бетә алмыйбыз. Ярый әле Айванга салганбыз, әни дә гомер иткән нигезендә, ялгыз түгел". Өй эче балкып тора. Бар да заманча. Тәлига апаның үзенә телевизорлы бер бүлмә. Ятасы килсә ята, торасы килсә тора. "Рәхәтләнеп кинолар карыйм, - ди. - Полиция, сугыш турындагы фильмнарны карарга яратам". "Бөтен рәхәтең олыгайган көнеңә калган икән", - дибез. Тәлига апа безнең белән килешә. Иң авыр елларда балачагы, яшьлеге үткән буын бит бу. Тыл ветераны. "Үгез дә, сыер да җиктек, - дип искә ала ул елларны Тәлига апа. - Урман кисүләр, вагон төяүләр - берсе дә калмады. Үз йортыңда ирсез яшәүләре дә җиңел булмады. Фермада сыер савулар, бозау, үгез караулар - берсе дә эзсез үтмәгән. Тез башларым авырта. Култык таяклары белән генә йөрим. Чордашларым да юк инде хәзер...".

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без Тәлига апаны зур юбилее белән котлыйбыз! Тәлига апа исән-сау бул! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X