Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген «Россия» каналында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы башлана

    Әлеге фильм елның иң көтелгән телепроекты булды.

    13 апрельдән «Россия 1» телеканалында «Зөләйха күзләрен ача» сериалын күрсәтү башлана. Аны эш көннәрендә, 21.00 сәгатьтә карарга мцмкин булачак.

    Язучы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча иҗат ителгән фильм вакыйгалары узган гасырның 30нчы елларына карый. Чулпан Хаматова уйнаган төп героиня алтмыш яшьлек ире Мортаза (Рамил Сабитов) һәм аның әнисе Убыриха (Роза Хәйруллина) белән кечкенә авылда яши.

    Реклама

    — Зөләйха роман азагында баштагы кебек үк булмый инде. Чулпан бу метаморфозаны бик яхшы уйнады. Әгәр сез беренче һәм соңгы серияне чагыштырып карасагыз, бу ике төрле хатын-кыз, — дип сөйләде роман авторы Гүзәл Яхина.

    https://vatantat.ru/2020/04/21487/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: