erid:2VtzquqpS7d
Бүген төнлә сак булыгыз!
Арча яңалыклары

Бүген төнлә сак булыгыз!

Бүген төнлә кайбер районнарда буран булуы көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республикада төнгә каршы  секундына 21 метрга кадәр көчле җил, кайбер районнарда буран башланачак, ә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Синоптиклар фаразы буенча, иртәгә Татарстанда болытлы булачак. Юеш кар явуы көтелә. Төнлә -4 градуска кадәр салкынайтачак, ә көндез 0дән 6 градуска кадәр җылытачак.


Нет комментариев