erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әби, бабай булган җылы йорт

Узган шимбәдә район Мәдәният йортында озак еллар матур гомер итүче гаиләләрне тәбрикләделәр. Аерылышучылар язылышучылардан артып киткән заманда мондый матур чаралар бигрәк тә кирәктер.

 

Юбилярлар арасында үземнең авылдашым Сәүбән абый Шаһниевны күреп аеруча шатландым. Ярты гасырдан артык Урта Курса авылында яшәсәләр дә, һаман да Корайванныкы булып кала инде ул. Аның бабасы Габделхак абыйны да хәтерлим әле. Мин белә башлаганда кибетче иде, аңа кадәр  колхоз рәисе булып эшләгән. Сәүбән абыйның абыйсы Мәгъсүм абый “Курса” колхозы рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, “Арча” совхозы директоры булды.

1964 елның җәендә янгын чыгып ике йорт янды, шуларның берсе Габделхак абыйларныкы иде. “Бернәрсәсез диярлек калган идек, – ди Сәүбән абый. – Ризван белән (мәрхүм инде) төнге ат көтүе көтә идек, шуның киемнәрен киеп көтүгә чыктым. Әсма апа белән Мифтах абыйлар читкә китәләр иде, бар нәрсәсе белән өйләрен безгә калдырып тордылар”. Әйе, бигрәк тә киң күңелле иде ул чакта авыл кешеләре...

Сәүбән Шаһниев урта мәктәпне тәмамлагач колхозда эшли башлый. Үрнәктә укып кайтып тракторга утыра, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Колхозда газчы, тракторчы, механик булып эшли. Курса-Почмак кызы Хәкимә белән гаилә коралар, илле елдан артык бергә алар. “Авылда иң матур, иң тату, үрнәк гаилә бу, – диде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина тантанада сүз алып. – Уллары Рамил, киленнәре Фәридә белән оныклар үстерешеп, шулар өчен сөенешеп яшиләр. Рамил хуҗалыкта электрчы. Кызлары Дилбәр дә үзләреннән ерак  түгел – Югары Курсада үз гаиләсе белән яши, хисапчы булып эшли”.

Арча шәһәрендә яшәүче Гөлсинә һәм Фирдәүс Садриевларның бергә яши башлауларына 40 ел. Фирдәүс 34 ел умартачы, Гөлсинә төрле тармакларда намус белән, тырышып эшлиләр, күп бүләкләргә лаек булалар. Ике егет үстерәләр, бүгенге көндә балаларның, оныкларның уңышларына куанып яшиләр.

Әлеге парлар бу көнне ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на  кул куйдылар, бик күп җылы сүзләр, теләкләр ишеттеләр.

Сәүбән абый белән Хәкимә апаның оныклары Рәмилә районда оста шахматчы буларак та танылып килә. “Мин үзем дә бик яратам бу уенны, – ди Сәүбән абый. – Малай вакытта тегүче ападан мәтүкләр алып, шуларны урталай ярып фигуралар ясый идек. Хәрби хезмәттә дә ул шахмат белән күргәннәр!”

Рәмилә әби-бабасына багышлап шигырь дә язган, язмамны шуның белән тәмамлыйм.

Гомер бирүчеләр булса әти-әни,

Сөеп үстерүче сез бит ул.

Әби-бабай, сездән башка өебез дә

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җылы, якты булмас иде шул.

Авыр хезмәт юлын узганда да,

Чатнамаган гомер көзгесе,

Төпле киңәшләрегезгә таянабыз

Сез бит безгә яшәү өлгесе.

Әнә мичтән ап-ак төтен чыга,

Бәлеш, гөбәдия, тәмле корт.

Кайткан саен сагынып көтеп тора,

Әби-бабай булган җылы йорт.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X