erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Биргән антка тугры калып...

Хокук сакчылары көнендә туган, үзенең бөтен белемен һәм тормыш тәҗрибәсен халкыбызның иминлеген саклауга багышлаган, тормышын куркыныч астына куеп, биргән антына тугры калып, кайда гына эшләсә дә үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкарган хезмәт ветераны Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улын 85 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп, туганнары һәм дусларының хөрмәтендә яшәвен телибез. 

 

      Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улы 1934 елның 10 ноябрендә Апаз авылында крестьян гаиләсендә туа. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач Мари Эл республикасының Хлебниково районы Мариец поселогында урта мәктәпне тәмамлый. Ул анда рус телен тирәнтен өйрәнү максатында татар, мари, удмурт, гомүмән рус булмаган милләтләр өчен оештырылган махсус класста белем ала. Авылдашлары Роза Закирова, Наил Миннебаев, Носыдан Роза Садриева, Пөшәңгәрдән Зәкәрия Гыйләҗевлар белән бергә йөреп, үзара ярдәмләшеп мәктәпне уңышлы тәмамлыйлар. “Без укыган мәктәп авылдан 18 чакрым, ә җиде чакрымы урман аша уза иде. Аякта чабата, юл капчыгында әниләр пешереп йомарлап биргән бәрәңге боламыгы, ипи юк. Бүреләрнең иң күп үрчегән чоры, каршыга килеп ат белән узучылар:”Сак булыгыз, балалар, әле генә юл аркылы бүреләр узып китте”,- дип кисәтәләр иде. Без икенче сменада укыдык, шимбә көн авылга кайтканда каен тузын җыеп таякка чорнап шуны яндырып кайткан чаклар күп булды,”- дип искә ала Хәлиулла абый мәктәп елларын.

      Хәлиулла туган авылында библиотекарь – клуб мөдире вазыйфаларын зур тырышлык куеп башкара, үзенең тирән белемле һәм оста оештыручы булуын күрсәтә. 1954 елда армия сафларына алына,  Казакъстанда өч ел элемтәче булып хезмәт итә. 1957 елда комсомол путевкасы белән Балтач милиция бүлегенә эшкә җибәрелә, ул анда яшерен документлар белән эш итә. Өч ел дәвамында егетнең тырышлыгын күреп аны Алабуга махсус юридик милиция мәктәбенә җибәрәләр. Ул анда ике ел укып лейтенант дәрәҗәсендә Яр Чаллы милиция идарәсенең социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегендә эшли. Ул елларны искә төшереп: “Чаллыда һәм илебезнең кайбер өлкәләрендә ялган тимер акчалар бик күп таралган вакыт. Ачылмаган җинаять буларак группа төзеп бу эшне миңа тапшырдылар. Көне-төне эшләп, бик күп тикшерүләр үткәреп җинаятьне ачуга ирештек. Биш кешедән торган бу җинаятьчеләр төркеме тиешле җәзаларын алдылар. Миңа  СССР Эчке эшләр министрлыгының исемле сәгатен бүләк иттеләр. Бер елдан мин Арча районы эчке эшләр бүлегенә  кайттым һәм шул юнәлештә эшемне дәвам иттем, читтән торып СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамладым,”- дип искә ала Хәлиулла абый.

      1968 елда Хәлиулла Хәбибуллинны Арча район милиция идарәсе белән бер составта булган Әтнә милиция бүлегенә начальник,  ә 1972 елда Саба районының эчке эшләр бүлегенә җинаять эшләре ачу буенча начальник урынбасары итеп билгелиләр. Аның хезмәттәге уңышларын күреп 1973 елда Әлки районына  милиция идарәсе начальнигы итеп җибәрәләр.Ул анда да кадрлар белән эшләүгә һәм алар өчен эш шартларын яхшыртуга игътибар бирә. Ике этажлы яңа бина төзетү шуның бер мисалы.

      1979 елда ул яңадан Арча милиция идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшен дәвам итә. “Казан шәһәрендә бер профессорның шоферына пистолет белән янап ”Волга” машинасын урлап киткәннәр, ак төстәге бу машина районнарга килеп чыкмасмы  дигән хәбәр алдык. Ул вакытта халык дружиначыларының бик актив эшләгән вакыты. Төнлә Ашабаш авылыннан хәбәр килде: ак “Волга” машинасында өч кеше кибетнең йозакларын ватып яталар. Без аңа якын бармаска боердык, кораллары булырга мөмкин икәнен кисәттек. Үзебез әзерләнеп юлга чыктык. Озак та үтмәде, шул ук машинаның Бужа кибете янында булуы турында шалтыраттылар.Без Бужа кибете янына килеп җиткәндә, алар борылып Арчага таба киттеләр. Безнең туктарга кушуыбызга карамастан таләпләрне үтәмичә баруларын дәвам итеп, тимер юл аша чыккач баганага бәрелделәр Һәм өчесе дә якындагы полосага таба йөгерделәр. Без өстәмә көчләр чакырттык, караңгы булуга карамастан икесен таптык. Берсе сорау алу вакытында өченчесенең Лаеш районыннан икәнен әйтте. Без аны үзенең баскыч төбендә мылтыкка патроннар тутырып яткан вакытта кулга алдык. Берәр генә минут соңга калсак та бу вакыйга фаҗигале тәмамлана иде, сезнең киләсегезне сиздем, атарга әзерләнә идем дип гаебен таныды ул. Үз гомеремдә андый очраклар күп булды инде”, – дип  искә төшерә хезмәттәшләре белән үткән елларын.

       Хәлиулла Хәбибуллин эшкә кабул ителгән яшьләргә бик теләп ярдәм итә. Аның белән бергә эшләгән яшьләрнең күбесе республикакүләм  дәрәҗәләргә ирешеп, Хәлиулла Хәбибулла улын үзләренең  һөнәри укытучылары, остазлары итеп хөрмәт белән искә алалар. Ул соңгы алты елын  Арча районының ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы булып эшләп, милиция майоры дәрәҗәсенә ирешеп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин Хәлиулла  абый тик тора белми, 20 ел дәвамында Арча эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе булып сайланып, хезмәттәшләренә кирәкле ярдәм, теләктәшлек күрсәтүдә башлап йөри.

      Хәлиулла Хәбибуллин, хокук органнарындагы хезмәтләре бәяләнеп, төрле елларда ”За безупречную службу” медале, “Почетный сотрудник МВД Республики Татарстан”, “За верность долгу”, “Знак почета ветеранов МВД” күкрәк билгеләре һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

       Аның һөнәре гаилә корырга да ярдәм итә. Арчада эшләгәндә Күкчә Бирәзә авылыннан шикаять килә. Хәлиулла аны тикшерү өчен җигүле атта шул авылга юнәлә. Юлда җәяүләп баручы бер кызны утырта, ул Күкчә Бирәзә авылында шәфкать туташы булып эшли икән. Аның Флера исемле, Балтач районының Таузар авылыннан икәнен, медицина училищесын тәмамлаганын белү тикшерүче өчен авыр булмый инде. Хәлиулла абый ул көнне Флераның әнисе биреп җибәргән кабартмалар белән медпунктта кайнар чәй эчкәнен дә хәтерли. Шулай башланган очрашу мәхәббәткә әйләнә һәм алар гаилә корып Ленар, Илдар һәм Энҗе исемле балалар үстерәләр. Бугенге көндә Флера апа безнең арабызда юк инде, Хәлиулла абый балаларының уңышларына сөенеп, биш онык һәм ике оныкчыгын кайгыртып, улы Илдар һәм килене Алия белән бергә яши. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Хокук сакчылары көнендә туган, үзенең бөтен белемен һәм тормыш тәҗрибәсен халкыбызның иминлеген саклауга багышлаган, тормышын куркыныч астына куеп, биргән антына тугры калып, кайда гына эшләсә дә үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкарган хезмәт ветераны Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улын 85 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп, туганнары һәм дусларының хөрмәтендә яшәвен телибез. 

 

                          

 

                                                                                               “Казан арты” тарих-этнография музее

   директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X