erid:2VtzquqpS7d
Биш кыз дәрес вакытында һуштан язып егылган
Арча яңалыклары

Биш кыз дәрес вакытында һуштан язып егылган

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Йошкар-Олада Президент каршындагы милли мәктәп-интернатында үтүче хореография дәресендә 15 - 16 яшьлек биш кыз аңнарын җуеп егылалар. Шуннан соң аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Беренчел версия буенча, яшүсмер кызлар ябыгу өчен махсус диетада утырганнар. Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, булган хәл туклану, ябык бүлмәдә һава җитмәү белән бәйле түгел. Ведомство йогышлы инфекция булуын да кире кага.   Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы исә өлкән сыйныф укучылары организмында наркотик, исерткеч эчемлекләр һәм дарулар табылмавы турында хәбәр иткән. Шул ук вакытта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Фото: http://pixabay.com/

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31433


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев