erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Битлек режимын бетерү кибетләрдән башланачак

Депутат Леонов әйтүенчә, шуннан соң транспорт буенча шундый ук чаралар күреләчәк.


Россиядә битлек режимын бетерү сәүдә үзәкләреннән һәм кибетләрдән башланачак. Дәүләт Думасы депутаты, Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары, медицина фәннәре кандидаты, табиб-иммунолог Сергей Леонов шулай дип белдергән.

Федераль яңалыклар агентлыгы мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең коронавируска җитди мөнәсәбәте юкка чыгып бара. Әмма бу, хәзер битлекләрнең кирәге калмады инде, дигәнне аңлатмый. Леонов билгеләп үткәнчә, ковидның авыр нәтиҗәләргә китерү очраклары кими, ләкин чир әле китәргә җыенмый.
Иммунолог фикеренчә, битлек киеп йөрү таләбе иң элек сәүдә комплексларында һәм кибетләрдә юкка чыгарылачак. Аннан соң инде транспорт буенча шундый ук чаралар күреләчәк. Хастаханәләрдә битлек режимы иң соңыннан бетереләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Роспотребнадзор идарәсе, транспортта битлек режимын юкка чыгарырга иртәрәк әле, дип белдергән иде.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/bitlek-rezhimyn-beter-kibetlrdn-bashlanachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X