erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Битлекне үзебез тегәбез

Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк.

Битлексез урамга чыгарга куркыныч. Чыннан да, коронавирус һәркайсыбыздан үзебезгә, якыннарыбызга, тирә-юньдәгеләргә игътбарлылык таләп итә. Битлекләр ясауның төрле ысулы бар. Фотодагы рәсем буенча битлек тегеп кияргә мөмкин. Аны тегү җиңел, шул ук вакытта, аны киеп йөрү уңайлы. Бары тик рәсемдә күрсәтелгән эскизны ике кат тукыма куеп кисәргә һәм аларны тоташтырырга гына кирәк. Ә тукыманың читләрен башта каеп чыгарга кирәк. Әгәр дә тукыма кара төстә икән, кызлар аның читләрен башка төс бер белән каеп чыга ала. Битлекне юып, үтүкләп күп тапкыр кияргә мөмкин. Әгәр дә тегәргә мөмкинлек юк икән, степлер, марля ярдәмендә дә битлек ясарга мөмкин. Марляны 20 сантиметр озынлыкта һәм 20 сантиметр киңлектә шакмаклап кисегез. Мондый шакмаклар 4-5 булырга тиеш. Әлеге үлчәмне үзгәртергә дә мөмкин: балалар өчен, мәсәлән, 15х15 сантиметр алсагыз да ярый. Аннары бу шакмакларны кат-кат итеп бер-берсенең өстенә куегыз һәм "гармун" рәвешендә бөкләгез дә ике як читеннән 5-6 урыннан степлер белән беркетегез. Арытаба резинканы да степлер ярдәмендә ике як колак өчен яисә башка киярлек итеп беркетегез. Бу битлекне бер генә тапкыр киегез. Фото: yandex.com

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bitlekl-rne-zebez-teg-bez-200876/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X