erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бизнес: проблемаларны өйрәнделәр

"АСПК" җәмгыяте кызыл почмагына район эшмәкәрләре җыелды. Проблемалар турында сөйләштеләр.

Казаннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы уполномоченный вазифаларын башкаручы Венера Камалова, КФУ вәкилләре кайтты. Алар кече һәм урта бизнес һәм дәүләт власте органнары белән форсайт--сессия үткәрделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Проблемаларны уртага салып сөйләшкәндә һәм чишә барганда гына тормыш алга бара. Шул максатны күздә тотып җыелдылар да инде. Эшмәкәрләр түгәрәк өстәлләр артына тезелешеп утырдылар. Һәм үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Кәгазьгә язып бардылар. Аннан чыгыш ясадылар. Проблемалар түбәндәгеләр иде: электр энергиясе бәясе кыйммәт, сөт бәясе түбән, ягулык-майлау материаллары кыйммәт, авыл хуҗалыгында җиргә каралган субсидияне алып булмый, ташламалы кредитларны алу кыен, тиешле мәгълуматны алу мөмкинлеге юк, эшмәкәрләр белән элемтәдә тору өчен аерым бер кеше кирәк һ.б. "Арча үзәгендә машиналар куяр өчен урын юк, бу исә безнең бизнеска суга", -- дип тә әйттеләр. "Андый проблема бар, -- диде район башлыгы И. Нуриев. -- Бөтен җирләр бүленеп беткән. Әмма без бу мәсьәләне өйрәнәбез, ничек тә хәл итәргә тырышырбыз".  Эшмәкәрләр әйткәннәр язылып барылды. Район күләмендә хәл итеп булмаганнарын республика күләмендә, булмаса федераль җирлектә хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр. Тамчы тама-тама ташны тишә... Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X