erid:2VtzquqpS7d
Бочче буенча республика ачык ярышлары  узды
Арча яңалыклары

Бочче буенча республика ачык ярышлары узды

Безнекеләрдән Арсений, Тимур, Рамил, Айрат – беренче,  Зәринә, Ранис – икенче, Ралинә һәм Зилә өченче урыннарны яуладылар

Арча Укучылар сараенда өлкәннәр һәм яшьләр арасында бочче буенча ярыш булды. Ул дустанә мөнәсәбәттә үткәрелсә дә, ярыш киеренке барды. Нәтиҗәдә, яшьләр командасы җиңеп чыкты. Очрашу өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

Бочче буенча республика ачык ярышлары да Арча Укучылар сараенда узды. Анда Казаннан, Яшел Үзәннән, Балтачтан һәм Яр Чаллыдан да спортчылар катнашты. Ярышларда Арча районыннан Тимур Рәхмәтуллин, Рамил Шәрәфетдинов, Ралинә Шакирова, Зәринә Әсхиева, Зилә Сөнгатуллина, Ранис Сәгъдуллин, Айрат Низамов, Арсений Фәйзуллин көч сынашты. Тренерлары – Фәрит Минхәиров. Безнекеләрдән Арсений, Тимур, Рамил, Айрат – беренче,  Зәринә, Ранис – икенче, Ралинә һәм Зилә өченче урыннарны яуладылар.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев