erid:2VtzquqpS7d
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәктәбе укучылары “Безнең обелисклар” акциясе үткәрде
Арча яңалыклары

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәктәбе укучылары “Безнең обелисклар” акциясе үткәрде

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәктәбе укучылары “Безнең обелисклар” акциясе үткәрде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бәйрәм алдыннан, 10 апрель көнне Лесхоз мәктәбе волонтерлары Үрнәк бистәсендәге Билгесез солдат һәйкәле территориясен җыештыру буенча «Безнең обелисклар» дигән традицион патриотик акция үткәрде. Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм укытучылар һәйкәл территориясен тәртипкә китерде.

“Истәлекле урыннарны төзекләндерү – ул без эшләгән эшнең бик аз өлеше генә, шулай итеп без безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең бурыч – бу хәтерне юуыннан буынга тапшырып бару. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткәннәр мәңге безнең хәтердә булырга тиеш!”, – ди рус теле укытучысы Л. Нигъмәтҗанова.


Нет комментариев