Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бәраәт кичәсе якынлаша

    Бу төндә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһларын гафу итә һәм аларга ризык бирә, сынауларын җиңеләйтә һәм сәламәтлек белән бүләкли, дип искә төшерә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

    Бүген кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте. Бу текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

    «Миннән гафу сораучылар юкмы? — Мин аларны гафу итәм. Мул тормыш, байлык сораучылар юкмы? — Мин аларны бүләклим. Савыгырга теләгән авырулар юкмы? Мин шифа бирәм». Аллаһы Тәгалә кояш баеганнан алып таңга кадәр Бәраәт кичәсендә шулай дип әмер-күрсәтмәләр бирә. Мөселманнар әлеге бөек төнне әнә шул сәбәпле аеруча кадерли һәм хөрмәт итә, Раббыбызның рәхмәтенә ирешүне, гөнаһлар гафу ителүне сорап догалар кыла һәм бу төнне гыйбадәттә үткәрәләр.

    Пәйгамбәр (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткәнчә, Яралтучыбыз бу кичәдә ширек кылучының, үз кардәше белән талашкан кешенең яки күңелендә ачу йөртүченең һәм иптәшенә нәфрәт хисе саклаучының догасын кабул итми. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнарга кардәшләре белән дуслашырга, туганлык җепләрен ныгытырга, гөнаһлардан ихлас күңел белән тәүбә итәргә, аларны кылмас өчен Аллаһы Тәгаләдән көч сорарга кирәк.

    Реклама

    Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бу ниятләрне үзебезнең күңелләрдә соңгы дөньякүләм вакыйгалар нисбәтеннән дә уятырга кирәк. Кешелекне зур афәт басты — илебез, республикабыз һәм бөтен дөнья буенча коронавирус инфекциясе таралу куркынычы көчәя бара. Бу рәхимсез авыру кешеләрне, аларның җенесе һәм яшенә, милләте һәм социаль хәленә, дини һәм дөньяви карашларының аерымлыкларына карамыйча ега.

    Шул ук вакытта бу сынау безнең исебезгә яшәгән дөньябызның фанилыгы турында һәм мәңгелек рухи кыйммәтләр: иман, гаилә, игелек, ихласлык хакында төшерде. Бу авыр көннәрдә Аллаһы Тәгаләгә догада булырга кирәк, изге Бәраәт кичәсенә чиста калеб һәм изге ниятләр белән аяк басыгыз! Әгәр сезнең күңелегез борчулар белән тулган булса — тынычлык һәм иминлек сорагыз; әгәр сез ризыгыгызның мул булуын телисез икән — аның артуын теләгез; әгәр сез авырыйсыз, рухи һәм физик көчнең кимүен тоясыз икән — Аллаһы Тәгаләдән саулык сорагыз.

    «Шәгъбан ае уртасындагы төн җитү белән үк, аны гыйбадәттә үткәрегез, ә көндез ураза тотыгыз», — дип әйткән Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм). Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы белән без нәфел ураза, гыйбадәт һәм дога өчен вакыт һәм көч тапмаска мөмкинбез, әмма без гафләттә (ваемсызлыкта) булудан сакланырга, Аллаһы Тәгаләнең Бәраәт кичәсендә бирелгән бүләкләреннән файдаланып калырга ашыгырга тиеш! Алда бит мөбарәк Рамазан ае көтә», диелә мөрәҗәгать текстында.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: