erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген арчалар Казанда «Пирамида»да Әдәби марафонда

Максат изге.

Видеода Профессор Фоат Галимуллин сөйли.

Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин җиңүчеләрне котларга чыккач болай дип сөйләде: «Бу әдәбият, тел, рух бәйрәме. Карл Фуксның «татарлар әгәр укый-яза белмәсә, ул кешене хөрмәт итмиләр» дигән сүзе бар. Татарлар тулысынча укый-яза белә торган милләт. Хәтта аларны бу яктан Европа илләре белән дә чагыштырып булмый. Никадәр зур сүз. Читтән күзәтеп торган кешенең сүзе бу. Казан татарлары турында махсус китап та язды".

Бүген Арча районыннан Казанга Пирамидага китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, иҗат итүчеләр, китап сөючеләр барды. Алар "Әдәби марафон"да. Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. Проектның төп максаты -  татар шәхесен камилләштерү. Ничек?  Кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап, журналлар уку гадәтен тудыру аша! Бу бәйге-очрашуга язучылар, фән эшлеклеләре, җырчылар да килде. Арчадан - Казанбаштан шагыйрә Гөлара Шәрипова да бар. Әле менә яңа гына сөйләштем үзләре белән (сәгать 3 тулып киткәч). "Без Арчадан 50ләп кеше китап уку бәйгесендә катнаштык. Кем күпме китап укый. Һәм менә иң күп китап уку буенча районнар арасында 2 нче урынны алып кайтып барабыз. 1 урын - Сабада, 3 урын - Апас районында", -диделәр безгә. Котлыйбыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәхәтләнеп концерт та карыйлар.

Быел «Әдәби марафон» бәйгесендә катнашучылар арасында китаплары күп укылган шагыйрьләр билгеләп үтелде.

Китаплары иң күп укылган әдипләр: Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина, Сания Әхмәтҗанова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Гүзәл Галләмова, Марат Кәбиров, Гөләрә Шәрипова, Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт Хәким, Раил Гатауллин, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов. «Безнең эшнең нәтиҗәсе китап укылуында күренә», – диде шагыйрә Рифә Рахман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X