erid:2VtzquqpS7d
Бүген Ленинград блокадасыннан котылган көн
Арча яңалыклары

Бүген Ленинград блокадасыннан котылган көн

Ленинград блакадасын кичергәннәр алдында баш иябез.

Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган патриотик акция узды.
Ел саен Россиядә гыйнвар аенда «Блокада ипие» хәтер акциясесе оештырыла. Аның барышында  халыкка блокада турында мәгълүмат, «блокада» икмәгенең символик кисәкләре таратыла. Арча педагоггика көллияте студентлары да бу акциягә кушылды.
Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә 125 грамм ипи бирелгән.
Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан чак кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән.
872 көн дәвам иткән блокада 1944 елның 27 гыйнварында өзелгән.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев