erid:2VtzquqpS7d
Бүген Лесхозда мобиль поликлиника эшләде
Арча яңалыклары

Бүген Лесхозда мобиль поликлиника эшләде

Мобиль поликлиника авыл халкын Лесхозда 24 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк.

Мобиль поликлиника "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында кеше гомерен озынайту максатында үз эшен алып бара. Мобиль поликлиника Арча районында быел Сикертәндә 17 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр эшләде. 
1 - 5 декабрьдә  Шушмабашта
8 - 19 декабрьдә Яңа Кенәрдә
 22 - 26 декабрьдә Наласада
29-30 декабрьдә Иске Чуриледә кабул итәчәк.
 Менә нинди табиблар кабул итә: кардиолог, офтальмолог, невролог, эндокринолог, кан юллары хирургы һәм комплекс "ФЛЮМАМ"(флюорограф+маммограф).
Белгечләргә участок табибына яки авылларда федьдшерга алдан язылып киләләр.
Нигездә диспансер исәптә торган яки югары технологик медицина ярдәменә мохтаҗ пациентларны  кабул итәләр.
 Фельдшер үзенекеләрне яхшы белә, шуңа да Казан белгечләренә кемне җибәрәсен алдан билгели, пациент тиешле анализларны биреп, кирәк икән өстәмә тикшерүләр узып, белгечкә күренергә килә.
 Бүген Лесхозда МКДЦдан килгән мобиль поликлиникада эндокринолог, кардиолог, офтальмолог кабул итте.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев