erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Булачак укытучылар ярыша

Арча педагогика көллиятендә “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча Россия һөнәри осталык чемпионатының (WorldSkills Russia) төбәк этабы уза.

Әлеге юнәлеш буенча ярышлар республикада беренче тапкыр үткәрелә. Аның Арча педагогика көллиятендә узуы очраклы түгел. Чөнки уку йортында эшләүче укытучылар һәрдаим яңалыкка омтыла. Алар бу башлангычны да күтәреп алалар һәм җаваплы эшкә алыналар. Чемпионат башланыр алдыннан ике көн дәвамында көллияттә әзерлек узган катнашучылар өчен 1 декабрьдә өч көнгә сузылган ярышлар башланды. Һөнәри бәйгене Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова ачып җибәрде. “Әлеге юнәлешне үстерү буенча без беренче адымнарны ясыйбыз. Бүген һәрберегез өчен җаваплы көн, һәркайсыгызга уңышлар телим”, – диде ул. Һөнәри чемпионатта катнашучыларны шулай ук Көньяк Сахалин шәһәреннән килгән белгеч Александр Дзюма сәламләде. Ул 2019 елда “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” юнәлешен Worldskills программасына кертә. “Арча педагогика көллиятен безнең юнәлешне җәелдерү буенча үсеш ноктасы, дип әйтер идем. Сез беренчеләрдән булып “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” бәйгесен башлап җибәрәсез”, – дип уку йорты коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

Арча, Казан, Минзәлә, Түбән Кама педагогика көллиятләре һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары ярышлар үткәрү мәйданчыгына кереп китте. Аларга барысы 7 бирем үтәргә кирәк. Үзең белән таныштыру, укучылар белән уен, әти-әниләр өчен консультацияләр үткәрү, дәрес өлеше уздыру кебек биремнәрнең катнашучылар бер үк вакытта кызыклы да, катлаулы да булуын билгеләп үтте. Биремнәрне башкарган вакытта ярдәмчеләр (волонтерлар) булыша. Мәсәлән, чемпионат биреме буенча катнашучы укучылар белән уен оештырырга тиеш булса, укучылар ролендә волонтерлар чыгыш ясый. Шулай ук алар эш бирүче, әти-әни роленә керергә дә мөмкин.

Ә махсус белгечләр (эксперт-компатриотлар) катнашучыларның эшләрен бәяли. Арча педагогика көллиятеннән эксперт буларак укытучы Клара Хузиева катнаша. “Чемпионат биремнәрен бәяләгәндә без барысын да исәпкә алабыз, – диде ул. – Беренчедән, катнашучылар интерактив җиһазлар белән эшләү, видео- һәм аудио монтаж ясау, башкалар белән аралашу буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш. Барлык биремнәрне дә башкарып чыкмыйча, кемдер яхшы, кемдер начар, дип әйтеп булмый. Барысы да тырышалар. Өстәмә белем бирү юнәлеше буенча ярышлар Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Минемчә, ул бик кирәк, чөнки өстәмә белем бирү тәрбия процессында зур роль уйный”.

Арча педагогика көллиятенең 4 курс студенты Зилә Әдһәмова чемпионатта быел беренче тапкыр катнаша. Зилә башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга әзерләнә. “Чемпионат турында бары тик яхшы фикерләр генә әйтә алам, – диде ул. – Әлбәттә, дулкынлану бар, тик биремнәрне күргәч, үзеңне кулга алып, эшкә тотынасың”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Түбән Кама педагогика көллиятеннән килгән Ксения Байрачная шулай ук 4 курста укый. Укып бетергәч, әлеге юнәлеш буенча эшләргә уйлый. Чемпионатта катнашу яңа танышулар, тәҗрибә алып килде, дип саный ул. “Башка кызлар белән белгәннәребез белән уртаклашабыз. Бу минем Арчага икенче тапкыр килүем. Узган ел психология һәм педагогика буенча олимпиадага килгән идем. Миңа мондагы дустанә мөнәсәбәт бик ошый. Чемпионат биремнәренә килгәндә аларны авыр димәс идем, тик вакытка сыешырга кирәк. Чит кешеләр алдында чыгыш ясау бераз дулкынландыра да”, – диде ул. 

Бүген ярышларның соңгы көне. Җиңүчеләр барлык юнәлешләр буенча төбәк чемпионаты тәмамланганнан соң гына билгеле булачак. Алар белән сезне таныштырырбыз әле. Җиңүчеләр республика данын финалда яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X