erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бушлай укыталар, стипендия дә түлиләр

6 яшькә кадәрге балалары булган эшләмәүче, шулай ук эше булып, өч яшькә кадәр декрет ялында булса да ярый,  хатын-кызларга кагыла ул

Мәшгульлек үзәге турында сүз чыкканда, кайберәүләр аны эшсезләрне теркәү, аларга пособиеләр биреп бару, эш тәкъдим итү, дип кенә күз алдына китерә. Ә, чынлыкта, үзәкнең эше күпкырлы. Соңгы вакытта алар илкүләм проект кысаларында да эш алып баралар. Бу хакта безгә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина җиткерде.

– Әйе, илкүләм проект ул һәркем өчен. Шулай ук безнең үзәккә дә кагыла. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында демография проекты буенча 2019 елда 156 мең сум акча бүленеп бирелгән иде. Пенсия алды яшендәге сигез кеше шуның нигезендә укып, өстәмә һөнәр үзләштерде. 2020 елда бу проект кысаларында 400 мең акча бирелде һәм безнең 20 кешегә өстәмә белем бирү мөмкинлегебез бар.

– Кемнәр сезгә мөрәҗәгать итә ала һәм алар нинди һөнәрләр үзләштерә? Кайда укыйлар?

– 50 яшьтән өлкәнрәкләр безгә килеп гариза яза. Эшсезләр генә түгел, теләге булган эшләүчеләр дә теркәлә ала. Аерма шунда гына, эшсезләр булса, бушлай укытудан тыш аларга стипендия дә түләнә. Минималь хезмәт хакы күләмендә. Укыту учреждениеләре арасында конкурс оештырыла, кайсы җинә, шул укыта. Әлбәттә, кич эштән соң. Безнең аша тегүче, массаж, тырнак, чәч ясаучы, бизәндерүче (визажист), пешекче-кондитер, газ җиһазлары төзекләндерү буенча слесарь һәм башка һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин булачак.

– Өлкәннәр турында сүз чыкканда, күпләрне борчыган бер сорау. Пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге кемнәргә кагыла?

– Әйе, андый мөрәҗәгать белән безгә пенсиягә чыгарга ике ел кала киләләр. Тик ул пенсия алды яшендәге һәр кешегә дә түгел, ә эшеннән кыскартылганнарга гына кагыла. Андый очракта бер ел алдан бездә исәпкә басып лаеклы ялга китү мөмкинлеге бирелә.

– “Демография” илкүләм проекты декрет ялындагы хатын-кызларны да күз алдында тота. Аларга сез нәрсә тәкъдим итәсез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тагын бер программа бар. Шуның нигезендә 800 мең сумга кадәр акча килергә тиеш. 0 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалары булган эшләмәүче, шулай ук эше булып, өч яшькә кадәр декрет ялында булса да ярый,  хатын-кызларга кагыла ул. Тегүче, массаж, тырнак, чәч ясаучы, пешекче-кондитер, бизәндерүче  һәм башка һөнәрләр буенча укый алалар. Укырга килүчеләр саны азрак булып, акча артып кала икән, машина йөртү таныклыгы алу өчен дә укыту мумкинлеге күздә тотыла. Бернәрсәгә игътибарны юнәлтәм, аларга стипендия түләнми.

– Бүгенге көндә сездә 130 кеше эшсез булып теркәлгән...

– Иң беренче шуны әйтеп китәм, “Работа в России” дигән сайттан эш табып була. Ә безгә килгәндә, безнең максат эшсезлек буенча пособие бирү генә түгел, кешене эшле итү. Шуны аңласыннар иде. Без аларга төрле вариантларны тәкъдим итәбез, укырга җибәрәбез. Иң соңгы чиктә генә пособие карала. Башта эш эзләүче, дип теркибез, уңай вариант чыкмаса, ун көннән соң исәпкә алабыз. Бүгенге көндә булган 145 эш урыны арасында сыер савучы, тракторчы, бозау караучы, авыр йөк машиналарын йөртүче һәм башка һөнәрләр бар. Әмма андый хезмәтләргә барырга атлыгып тормыйлар. Аннан эш бирүчеләрнең мәгълүмат бирүеннән дә күп нәрсә тора. Аларның бурычы – вакансияләрне ай саен яңартып тору. Эш урыны булмаса, юк, дип булса да хәбәр бирсеннәр. Аны прокуратура да тикшереп тора. Безне узып, белдерү бирәләр икән, штраф салына. Тик эш бирүчеләр мәгълүмат җибәргәндә милләтенә, җенесенә, диненә, кайда, ничек яшәвенә һәм башка якларына кагылышлы таләпләр куярга тиеш түгел. Аның өчен административ җаваплылык каралган.

–Сез инвалидларны урнаштыру буенча да эш алып барасыз икән.

– Арча районында барлыгы 2062 инвалид яши, шуларның 33,5 прценты, ягъни 691е эшли. Безнең оешма тарафыннан сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чиклеләр  белән эшләүгә зур игътибар бирелә. 2019 елда гына да 17 кешенең 8е эшкә урнаштырылды. ”Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау” турындагы закон нигезендә, инвалидларны эшкә урнаштыру буенча юридик затларга мәҗбүри таләп куелган. 35тән 100гә кадәр хезмәткәрләре булган оешма гомуми эшче санының 3, 100дән артык хезмәткәрләре булганда, 4 проценты инвалидлар булырга тиеш. Оешмаларда инвалидлар булса, бу хакта безгә хәбәр итегез. Киләсе елга 4 инвалидны эшкә урнаштырырга кирәк булачак. Сораулар булса, телефоныбыз: 3-17-33.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X