erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел бәрәңге һәм яшелчә үстерү мәйданнары артачак

Хуҗалыкларда булулар ни күрсәтә?

: Арча районы өчен игенчелекнең тагын бер тармагы – бәрәңге һәм яшелчә культуралары игү булып тора. 2022 елда бу культураларның мәйданнарын  арттыру хуҗалыкларның эш планнарына салынып куелган.  Бүгенге кондә бәрәңге һәм яшелчәләрнең  бәяләре дә артты. Алар зур табыш китерә торган  культураларга эйләнде.  Безнең районда бу культураларның күп олеше сугарып игелә.
 Россельхозцентрның Арча районы белгечләре “Игенче” хуҗалыгында булып кайттылар. Бәрәңге симәнәсе саклагычында бүгенге көндә Коллетто һәм Ред Скарлет сорты 600 тонна бәрәңге һәм Татарстанда бәрәңге орлыгы җитештерүче ООО Алчак оешмасының  яңа 11 төрле сортның 1042 тонна бәрәңгесе саклана.
: 2022 елда хуҗалыкта 200 га мәйданда бәрәңге, 77 га мәйданда кызыл чөгендер игү планлаштырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Орлыклар эшкәртеп чәчү өчен хуҗалыкта 2 данә ПС-20 агрегатлары әзерләнеп куелган.
 Хуҗалыкта язгы һәм көзге чәчүгә, фермерларга сатылган  орлыкларны  агулап бирү белән ел саен 2000 тонна орлык эшкәртелә.   Орлыкларны эшкәртү өчен препаратлар эзерләнеп куелган, алдагы көннәрдә рапс орлыгын эшкәртеп кую планлаштырыла.
 1 апрель көнне көзге рыжик культурасының торышы тикшерелде.
Басудагы кар биеклеге 60-80 см тәшкил итә. Туң катламы күзәтелми. Җир өстендәге температура 0 градус күрсәтә.      
Кар өстеннән 20 см тирәнлектә февраль аеның җылы көннәр, март аеның салкын көннәре  нәтиҗәсендә  4 см калынлыкта боз катламы хасил булган. Басудан алынган үсемлекләрне лабораториядә тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтте: 6 %  үсемлекнең яшәү көче көчсезләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X