Реклама
Арча районы статистика бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәтгалиев хәбәр итүенчә, белның язында Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә кече бизнесны икътисади исәпкә алу уздырачак.
- Арча районында барысы 980 шәхси эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм 256 кече предприятиеләр бар. Алар барысы да 2021 елның 1 апреленә кадәр махсус анкета тутырырга тиеш. Аны бездән яки Росстатның рәсми сайтыннан алырга мөмкин. Анкетадагы барлык икътисади күрсәткечләр дә 2020 елга карый, - диде ул.
Анкетаны тутыру буенча сораулар туса, Арча статистика бүлегенә 3-07-97 яки 3-15-97 телефо6арына шалтырата аласыз.
Кече бизнесны икътисади исәпкә алу биш елга бер үткәрелә . Ул эшкуарларның проблемаларын ачыклау, шуның нигезендә Россиядә кече бизнесны үстерү өчен төрле дәүләт программалары булдыру өчен башкарыла.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз