erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел коммуналь хезмәт тарифлары дүрт процентка артачак

1 июльдән газга уртача тариф 3 процентка, җылылык энергиясе һәм канализация 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка

2020 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республика өчен 4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән күрсәткечләрдән артмаячак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство рәисе Александр Груничев сөйләде.

«Халык өчен тарифлар, электр энергиясеннән тыш, төп чиктән түбәнрәк булды. Шулай итеп, республикада тарифларның үсеше — рөхсәт ителгән дәрәҗә кысаларында, аерым предприятиеләрдә тарифлар хәтта кимеде дә», — диде ул.

Әйтик, 2020 елның 1 июленнән газга уртача тариф 3 процентка артачак, җылылык энергиясе һәм канализация 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка артачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2020 елга кабул ителгән тарифны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләвенең тулаем үсеше 1 июльдән 4 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән чиктән артмаячак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X