erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел Яңа ел бәйрәмнәре ничек үтәчәк?

​​​​​​​Иртәгә үзәк стадионда кичке җидедә Арчаның үзәк чыршысын ачу тантанасы була.

Ә Яңа елга әзерлек районда башланды инде. Өйләрдә чыршыларны бизиләр. Кичен шәһәр урамына чыксагыз, тирә-юнь аллы-гөлле утлар белән балкып тора. Күңелне бәйрәм кәефе биләп ала. Әмма... ачыкланмаган сораулар да бар. Өлкәннәр, балалар өчен кышкы каникуллар ничек үтәчәк?

– Яңа ел башыннан балалар өчен көндезге 2дән кичке 6га кадәр стадионга керү юлындагы йортларда остаханәләр эшләячәк. Шулай ук каникул көннәрендә спорт уеннары оештырылачак, төрле түгәрәкләр эшләячәк. 28 декабрьдән башлап һәр көн кичке 6дан 8гә кадәр стадиондагы кече сәхнәдә үзешчәннәр чыгышы булачак. Аннан соң кичке 9га кадәр дискотека. Дөрес, бераз үзгәрешләр керергә мөмкин. Тулы һәм төгәл программа белән соңрак газета аша таныштырырбыз,  – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина. – Авыл клубларындагы оештырыла торган бал-маскарадларны да урамда уздыру карала.

– Район башлыгы чыршы бәйрәме узачакмы?

– Әйе. Арча Мәдәният йортында 28-29 декабрьдә. 29 декабрьдәгесе мөмкинлекләре чикле балалар өчен. Барлык санитар таләпләрне саклап.

– Яңа ел, Кыш бабай, чыршы бәйрәме балалар өчен иң шатлыклы мизгелләр. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре булырмы?

– Мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да чыршы бәйрәмнәре үтәчәк. Әмма әти-әниләрсез һәм мәктәпләрдә һәр сыйныф, балалар бакчаларында һәр төркем өчен аерым. Шулай ук кулга-кул тотынып чыршы тирәли әйләнүләрсез. Ә профсоюз чыршы бәйрәмнәре булмаячак.

Соңгы елларда зурлап корпоративлар үткәрү гадәткә кереп киткән иде. Быел пандемия белән бәйле рәвештә аларны я тыйдылар, я рөхсәт бирделәр. Чәршәмбе көнне туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина Яңа ел корпоративлары үткәрү кагыйдәләре белән таныштырды:

1. Залда бер генә коллектив булырга;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2. 1 кешегә (хезмәткәрләрне дә кертеп) хезмәт күрсәтү залының 4 квадрат метры туры килергә, әмма 100 кешедән дә артмаска;

3. Барлык утыра торган урыннарның 70 проценттан да артыгы тулмаска;

4. Өстәлләр арасында метр ярым ара калдырырга;

5. Барлык саклану нормаларын үтәү – антисептиклар, дезинфекция чаралары, персонал тарафыннан битлекләр, пирчәткәләр кию – мәҗбүри.

6. Өстәл артында утыручылар да биергә чыкканда битлектән булырга тиеш.

– Корпоративларга заявкалар бирәләр. Тик узган елдагыга караганда аз. 4 квадрат метрга бер кеше исәбеннән урнаштырабыз, – диде “Арская усадьба” кунак йорты җитәкчесе Ләйсән Яруллина. – Бездә зур коллективлар белән оешмалар булмагач, артык проблема юк. Бәйрәмнәр уздырганда барлык санитар таләпләрне үтибез.

Яңа Кырлайда татарча Кыш бабай биләмәсе быел кунакларны кабул итәчәкме? Бу сорау белән без оештыручысы Юлия Талановага мөрәҗәгать иттек. “20 декабрьдән гыйнвар ахырына кадәр кунаклар татарча Кыш бабай белән очраша алачак. Тик бер тамашада 50дән дә артык (алдагы елларда 80 кеше дә була иде) кеше булмаячак. Бина эченә температура үлчәп, битлекләр белән генә кертәбез. Кешеләр арасында 1,5 метр араны саклау игътибар үзәгенә алыначак”, – диде Юлия Иосифовна.

Яңа ел бәйрәмнәре тыныч һәм матур үтсен. 2021 ел һәрберебезгә уңышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X