http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз

Сөеп-сөелеп яшик


Бәйрәм иртәсе матур уйлар,якты хыяллар белән тусын.Җир йөзендәге иң матур язгы бәйрәмнәрнең берсе-8Март халык-ара хатын-кызлар көне бүген.Күңелләр тыныч,гаиләдә иминлек булсын,көнебез шатлык-куанычлар белән үтсен.Һәрберебез бәхетле булыйк,йөзебездән елмаю китмәсен,якыннарыбызның яратуын,хөрмәтен тоеп яшик!
Хатын-кыз өйнең бизәге!
Күп булыр иде сөйләп.
Ә,бит белсәң, бар тормышны
Хатын - кыз тора көйләп.
Хатын - кыз өйнең бүләге!
Иң олуг зат- ул әни!
Нәфис,эшчән, бик сөйкемле,
Бар яктан килгән ягъни.
Хатын - кыз өйнең йөрәге!
Һәрвакыт безгә терәк.
Кирәк чакта назлы сүзле,
Кирәктә кулда көрәк.
Хатын - кыз өйнең кояшы!
Хатын -кыз дөнья башы!
Самоварда чәе гөрли,
Өлгергән , пешкән ашы.
Хатын - кыз ил дилбегәсе!
Хатын -кыз ил тоткасы!
Фәрештәдәй илаһи зат,
Хатын - кыз ул кыскасы!
БӘЙРӘМ БЕЛӘН
Исэн-сау, сэламэт булып, соеп-соелеп яшик.8 нче Марттагыдай кунелле, кояшлы, хэерле имин тормышлар телим барыбызга да.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре