erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәм чарасы башлангыч сыйныфларны берләштерде

“Әкият юллары буйлап юл йөрү кагыйдәләре ” чарасы узды

Укучыларда  "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру, юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү һәм ныгыту, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү максатыннан Арчаның 4 нче номерлы  гомумбелем бирү мәктәбендә Миндубаева Рәисә, Әхмәтгалимова Рания, Нигъматҗанова Зөлфия, Йосыпова Йолдыз   җитәкчелеге  астында “Әкият юллары буйлап юл йөрү кагыйдәләре” дип исемләнгән  бәйрәм чарасы уздырылды. Сәхнәләштерелгән  әкиятләр : “Көйсез  принцесса”,(3 сыйныф укучылары ) һәм  “Күмәчкәй-юл кагыйдәләрен бозучы”( 2сыйныф укучылары) , “Шаян светофор” биюе һәм  светофор турындагы шигырьләр (1сыйныф укучылары), барлык укучылар тарафыннан  җырланган “Юл билгеләре”җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. Сыйныф җитәкчесе Миндубаева Рәисә  бәйрәмне йомгаклап үткәрелгән  “Әйе яки юк” уены укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, күзәтүчәнлекләрен, игътибарлыкларын  үстерүгә этәргеч булды.

Бәйрәмебезнең  кунагы Арча районының ГБУ “БДД” профилактика бүлеге җитәкчесе  Мөхәмәтҗанова Энҗе Газизовна  укучыларга юл хәрәкате-катлаулы процесс, әмма аның куркынычсызлыгы   һәр кешенең үзеннән торуы, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен  белергә,  үтәргә  кирәклеге турында тагын бер кат әйтеп үтте, кызыклы әңгәмә корды  һәм истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Башлангыч сыйныф укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X