erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәмнәрендә дә туктатмасыннар иде инде

Бу чәчәкләр сезгә, гүзәл затлар.

8 Март көнне юлга чыгып, рульдәге хатын-кызларны котлауны ЮХИДИ хезмәткәрләре матур традициягә әверелдереп җибәрде. Бу юлы да алар Арча үзәгенә чыгып, гүзәл затларыбыз идарә иткән машиналарны туктаттылар. Бәйрәмебездә дә безгә бәйләнмәсәләр иде инде, диючеләр дә булгандыр. Чөнки кайберләре каршыга чыгып туктарга ишарә ясаган ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп югалып кала. Әмма чәчәк бәйләмен күреп, котлау сүзләрен ишеткәннән соң, йөзләрендә шатлыклы елмаю барлыкка килә. Бәйрәмдә дә кадерләнеп өйдә утырмый бит хатын-кызларыбыз. Кайсы әнисен котларга ашыга, кайсы өйдәгеләрне сыйлау максаты белән кибеткә юл тота, ә кайберләре эшкә бара. Шундый тынгысыз затлар инде без, хатын-кызлар. Бәйрәмегез белән сезне. ЮХИДИ хезмәткәрләре аз гына күңёлегезгә шатлык өсти алган икән, алар шуңа да бик шат. Юллада исән-имин йөрегез, гаиләләрегездә тынычлык хөкем сөрсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X