erid:2VtzquqpS7d
Чаңгы юлын бозмагыз!
Арча яңалыклары

Чаңгы юлын бозмагыз!

Үтенечкә колак салыгыз!

Редакциягә Арчада яшәүче Наил Бәйрәмов килеп керде. Кызы да, улы да Арча стадионына чаңгы секциясенә йөри икән. Борчылып кергән. “Чаңгы трассасын бик әйбәт итеп ясап куйдылар, - дип сөйләде ул. - И-и, сөенде чаңгычы балалар. Әмма шул ук көнне чаңгы трассасында машина йөреп бозып бетергән. Нинди хәл инде бу, ә?! Машина юлы аерым бар бит, ник чаңгы юлына керергә кирәк?! Балалар кулларына көрәк алып, кич буе трасса рәтләделәр. Хөрмәтле арчалылар, зинһар өчен Арча стадионы янындагы чаңгы трассасына кермәгез, бозмагыз!".

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев