erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чехиядә сугыш бетәргә ике көн калгач үлә

Бүген иртән редакциягә Казанбаштан шагыйрә Гөлара Шәрипова килде.

Район газетасында язмышлары ачыкланган Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарның исемлеген биреп барабыз. Шушы исемлектә туганнарыгыз, якыннарыгызның исемнәрен күрсәгез, редакциягә хәбәр итәргә кирәк. Тел.3-11-58. Редакция язмышлары ачыкланганнарның рәсми документларын тапшыруны оештыра.

Казанбашта яшәүче Гөлара ханым Күлтәс авылыннан  бабасы Фазылҗан Фәйзрахмановның газетадагы исемлектә исем-фамилиясен күреп ала. Әнисе Гөлфирә апа бик дулкынлана. Елый. Ул аның әтисе бит!

Гөлара ханым (фотода әнисе белән): "Әни безнең әтисен белми дә, - дип сөйләде. - Әнисе белән әтисе сугыш алдыннан өйләнешәләр. Әтисе-Фазылҗан бабай сугышка китеп бара. Яраланып, авылга ялга кайтып китә. Шул вакыт әби авырга узып кала. 9 айдан әни туа. Фазылҗан бабай сугыш бетәргә ике көн кала үлә. Хәбәрсез югалган дигән хат клгәч, әби исәндер дип өметләнә. Әни дә көтә... Менә Чехиядә үлгәне билгеле бул...". Ә сөйләрлек хатирәләр күп. Без Гөлара ханымнан истәлек-язма көтеп калабыз. Ә хәзер, әйдәгез, Гөлара Шәрипова бабасына атап язган поэманы укыйк.
(30 яшендә яу кырында башын салган  Фазыл бабам рухына дога булып барып ирешсен иде әлеге шигырем)

Өй түрендә тора фото рәсем,
Ә фотода яп-яшь солдат егет.
Монсу караш ташлап гүя безгә,
Онытмагыз мине, дия кебек...

Яңа тормыш корган яшь парларны
Аера шул кахәр төшкән сугыш.
Бабам китә данлы яу кырына,
Чәлпәрәмә килә тыныч тормыш.

Бер ел үткәч каты яраланып,
Кайта бабам туган ягына.
Ә киткәндә анын төсе булып,
Әни кала әбием карынында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җылы хатлар йөри араларда,
Белә бабам кызы туганын.
Бик кызганыч әни, туган да ук,
Ятим бала булып тугансың...

Шомлы хәбәр килә әбиемә,
Югалды дип ирең сугышта.
Әй, бабаем, кызым кала, диеп,
Уйладыңмы соңгы сулышта?

Сугыш бетә, җиңү көне җитә,
Май кояшы балкый күгемдә.
Исәндер ул, әтием кайтыр, дигән,
Өмет яши әни күңелендә...

Өмет үлә иң соңыннан, диләр,
Әни көткән аны зарыгып.
Әле һаман, эх әтием, диеп,
Шул рәсемгә карый сагынып...

Гөлара Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X