erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаллы шәһәрендә яшәүче  якташларыбыз

Өлкәннәр ункөнлегенә

                                                                                                          

 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов белән Өлкәннәр көне уңаеннан телефон аша сөйләшкәндә: “Быел безнең театр коллективы өчен бик куанычлы ел булды.  Чаллы татар дәүләт драма театры  яңа бинага күчте һәм театрга Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Безнең коллектив театрыбызга  олпат язучының исеме бирелүне күптән көткән иде, зур горурлык хисләре кичерәбез. Минем үземә килгәндә, башкара торган рольләрем күп, исән-сау булып уйнарга язсын. Драматург буларак яңа әсәрләр өстендә эшлим. Районда театр елына багышланган “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабыгыз басылып чыккан икән, безгә дә бүләк итәрсез дип ышанабыз. Арчада Чаллы театры коллективы куйган спектакльләрне яратып карыйлар, җай чыгу белән кабат очрашырбыз әле,” – дип шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты.

       Чаллы шәһәрендә  яшәп иҗат итүче, озак еллар балаларга белем биргән укытучы, шагыйрь, бик күп җырлар авторы  Галиәхмәт Шаһи: “Заманалар үзгәреп китте бит әле, артистларыбыз концертлар да оештыра алмый. Радио һәм телевидение тапшыруларында үземнең җырларны ишетеп куанып яшим.  Очрашуларга йөреп булмагач, вакыт күбәйде, яңа җырлар өчен шигырьләр күп языла.  Җыр текстларын  бик теләп алалар, киләчәктә аларны сәхнәләрдән дә тыңларбыз әле дип ышанып иҗат итәм,” – диде горурланып.  Ул  укытучылар һәм  Өлкәннәр көне уңаеннан котлаулар өчен олы рәхмәтен җиткерде. 

                                                                             Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X