erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чиктәге торак пунктларда санлы телевидениене ничек карарга?

Цифрлы телевидениегә күчү һәм яраткан телеканалларны югалтмау катлаулы эш түгел. Иң мөһиме – сигнал кабул итү тибын билгеләү.

Россия буйлап “Цифрлаштыру” атлый – 14 октябрьдә 21төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, федераль телеканалларның аналоглы трансляциясе тәмамлана.

Цифрлы телевидениегә күчү һәм яраткан телеканалларны югалтмау катлаулы эш түгел. Иң мөһиме – сигнал кабул итү тибын билгеләү. Аналоглы, спутниклы, кабельле яки цифрлы? Аналоглы булган очракта гына борчылырга кирәк. Аны берничә юл белән тикшереп карарга була. Беренчедән, телеканаллар логотибы янында “А” хәрефе чыга, икенчедән, 20 яки аннан да азрак канал күрсәтә.

Әгәр аналоглы сигнал алгансыз икән, 14 октябрьгә алдан әзерләнегез. Моның өчен телевизорның заман таләпләренә, ягъни DVB-T2 стандартларына туры килүен тикшерергә кирәк. Әгәр телевизор искергән һәм DVB-T2 стандартларына туры килми икән, техника кибетендә яки “Почта России” бүлекчәсендә цифрлы приставка сатып аласы була. Антеннаның дөресен алу да зур роль уйный. Әгәр сез телебашняга якын яшисез икән, бүлмәнеке, ерак ара булган очракта урамныкы кирәк була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чиктәге торак пунктларда яшәүчеләр алдында тагын бер сорау туа: үз төбәгеңнән, күршенекеннән түгел,  сигнал кабул итүне ничек дөрес итеп көйләргә? Җавабы: кабул итү антеннасын иң якындагы тапшыручы станция ягына каратып куярга. Нинди телебашняның сезгә якын торуын белү өчен карта.ртрс.рф сайтыннан карарга яки бушлай кайнар линия аша (8-800-220-20-02) белешергә була. Картада сезнең төбәктәге барлык цифрлы объектлар күрсәтелгән.

РТРС сервисын кулланып антеннаны дөрес юнәлештә бору өчен  компас ярдәмгә килер. Шулай ук антеннаны сезгә кирәк булган телебашня ягына борып карарга була. Кагыйдә буенча, күрше йортлар антенналары шул юнәлешкә борылган инде. Шуннан соң каналларның автокөйләгечен җибәрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X