erid:2VtzquqpS7d
Арчада чират торып ит алалар
Арча яңалыклары

Арчада чират торып ит алалар

Әле яңа гына агропаркка кереп чыктым. Исәбем бавыр алу иде.

Иртәнге сәгать 8 белән 9 арасы. Чират торып ит алалар. Бавыр беткән булып чыкты. Очрашу урыны да кебек тоелды әле ул миңа. Күптән күрмәгән танышларны очратып, сөйләшеп тордык. 

Кыкасы, бар да ит ашый... Арчада агропарк булуы бик әйбәт. Хайван асрап мәшәкатьләнмисең. әзерне барасың да аласың. Кирәгенчә генә...

 Терлекләр үсеп торсын, асраучылары да, сатучылары да исән--сау булсыннар! Табыннарыбыз мул булсын! 

Яңа ел белән!


Нет комментариев