erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чисталык үзебездән тора

Чисталык мәсьәләсендә билгеле бер кагыйдәләрне белеп торсак иде. Хәзер күпләр бакча чүбен контейнерлар янына чыгарып ташлый. Югыйсә, бакчадан чыккан бәрәңге, помидор сабаклары, черегән алмалар бакчага менә дигән ашлама бирә торган калдыклар. Өеп куй шуларны бакчаның бер почмагына!

Әңгәмәдәш –  Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтжанова.

Гүзәлия Харисовна, шәһәребезгә яңа контейнерлар куелгач, халыкта сораулар туды. Мәсәлән, контейнерга сыймый торган эре калдыкларны кая куярга?

Чисталык мәсьәләсендә билгеле бер кагыйдәләрне белеп торсак иде. Хәзер күпләр бакча чүбен контейнерлар янына чыгарып ташлый. Югыйсә, бакчадан чыккан бәрәңге, помидор сабаклары, черегән алмалар бакчага менә дигән ашлама бирә торган калдыклар. Өеп куй шуларны бакчаның бер почмагына! Авылда берәү дә бәрәңге сабагын чыгарып ташламый. Арчаларга да шушы гадәткә өйрәнергә кирәк.

Өйдән арткан иске йорт җиһазларын нишләтергә?

– Контейнерлар яны чиста торырга тиеш. Чүп җыю мәйданына төрле калдыкларны чыгарып ташларга ярамый. Тәртипкә өйрәнергә кирәк. Әгәр дә зур күләмле иске  йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы, сантехника, ремонт калдыклары бар икән – зур контейнерга заказ бирәсең. Зур контейнерны өең янына китереп куячаклар һәм алып китәчәкләр. Билгеле, бу хезмәт түләүле.

Зур калдыкларның сыйганнарын контейнерга салучыларга,   чүне контейнерлар янына ташлаучыларга нинди тәртипкә чакыру каралган?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чисталык кагыйдәләрен бозу очраклары административ хокук бозу булып исәпләнә. Кагыйдәләрне бозган физик затлар 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, кабат эләксәләр 5000 сумга кадәр, урында эшләүчеләр кимендә 15000 сумга, юридик затлар кимендә 200000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр.

– Халыкта шундый фикер туарга мөмкин: мин бит ай саен чүп өчен түләп барам, нишләп әле мин калдыкларны контейнерлар янына чыгармаска тиеш?

Ай саен түли торган каты коммуналь калдыкларны җыю хезмәтенә  безнең көндәлек тормышта җыелган чүпләр керә. Ә инде бакча чүбе (яфрак, кишер, чөгендер сабаклары һ.б.), фатирны яки өйне төзекләндерү калдыклары, тирес ай саен түләнә торган хезмәт – “Каты коммуналь калдыклар”га керми. Әлеге калдыкларны чүп җыю мәйданына чыгарырга ярамый.

 Киселгән агачларны, ботакларны кая куярга?

Киселгән агачларны, ботакларны контейнерлар янына өяргә рөхсәт ителә. Әмма аларны 0,5–1 метр озынлыкта турарга, бәйләргә һәм тәртип белән өеп куярга кирәк. Болай эшләгәндә контейнерлар янында тәртип тә була һәм аларны машинага төяргә дә җайлы булачак һәм алар күп урынны алмаячак. Хөрмәтле арчалар! Без барыбыз да чиста шәһәрдә яшәргә телибез. Ә чисталык безнең үзебездән тора. Чисталык кагыйдәләрен саклыйк, тәртипкә өйрәник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X