erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чит илдә булмаганнарга штрафлар азрак

Россиядә 2020 елның 31 мартында Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр керде. Алар махсус режим тәртибен саклауга кагыла

РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.3нче маддәсе яңа нормалар белән тулыланды.

Без бу турыда район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән сөйләштек.

– Санитар-эпидемиология күзәтчелеге органнары күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен җәза каралган, – дип аңлатты Радик Хәбибуллин. – Махсус режим вакытында, башкалар тормышына куркыныч тудырып, санитар-гигиена кагыйдәләрен бозган, үтәмәгән өчен гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга һәм юридик зат булып теркәлмәгән шәхси эшмәкәрләргә  штраф – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф. Моннан тыш шәхси эшмәкәрләрнең һәм юридик затларның 90 тәүлеккә кадәр эше туктатылачак. Әгәр дә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче тарафыннан кеше сәламәтлегенә зыян килсә яки үлемгә китерсә (әмма җинаять билгеләре юк), ул вакытта гражданнарга 150 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына, вазыйфаи затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки 1 елдан 3 елга кадәр квалификациясе буенча эшли алачак. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларга – 500 меңнән 1 млн. сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшләре туктатыла. Беркетмәләр төзелгән эшләрне суд карый.

– Аерым гражданнарга килгәндә, бу штрафлар бигрәк тә кемнәргә кагыла?

– 6.3 маддәсендә күрсәтелгән җавап-лылыкка, мәсәлән, коронавирус очрагы теркәлгән илләрдә булып, Россиягә кайткан һәм дәүләтнең баш санитар табибларының үзизоляция режимы карарларын үтәмәгән кешеләр тартыла.

– Ә башка кешеләргә гадәттә нинди закон кулланыла?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Андыйларга нигездә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.6.1нче маддәсе кулланыла. Гражданнарга 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Беренче юлы аларга кисәтү генә дә булырга мөмкин.  Вазыйфаи затларга – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә 30 меңнән 50 мең, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салыначак.

– Әгәр дә икенче тапкыр эләксәләр?

– Җаваплылык артачак. Гражданнарга штраф – 15 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр яки 1–3 елга квалификациясе буенча эшли алмаячак, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга 500 меңнән 1 млн. сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшләре туктатылачак.

Хөрмәтле газета укучылар, законнарны белеп торыйк, кагыйдәләрне үтик, исән-сау булыйк. Даруханәләр, азык-төлек, бакчачылык, көнкүреш, хуҗалык кирәк-яраклары, электрон җиһазлар сатучы кибетләр, базардагы сәүдә нокталары эшли.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X