Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чүп контейнерлары янган

    Контейнерлар янында торган машина янып бетә язган.

    Казанда Тэцевская урамында чүп контейнерлары янган. Контейнерлар янында торган машина янып бетә язган. Янгын булган урыннан фотоларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар җибәрде.


    Бүген иртәнге җидедә Тэцеская урамында «Яркий» торак комплексы янында янгын чыкты. Ут «Hyundai» җиңел машинасына (такси) зыян китергән. Машина контейнерларга якын торган. Фотода күренгәнчә, машинаның түбәсенең бер өлеше, арткы ишеге януы күренә.

    Реклама


    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил итте. Янгын сәбәпләре ачыклана.

      https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-04-2021/kazanda-ch-p-konteynerlary-yangan-5817612

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: