erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чүптән дә матурлык тудырып була

үпкә ташлана торган материаллардан ясалган кул эшләре тәкъдим ителде. Бәйгедә укучылар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Яңа Кенәр интернат-мәктәп укучылары, укытучылары, тәрбиячеләре, китапханәчеләр катнашты.

Арча үзәк китапханәсе ишегеннән керүгә күз өстәлгә тезеп куелган искиткеч матур кул эшләренә төште. Нәрсә генә юк анда: пластик шешәләрдән ясалган тәвә кошлары, әкият геройлары өчен костюмнар, бер тапкыр гына кулланыла торган кашыклардан ясалган әйберләр... Исең китәрлек. Кызыксынып сораштым.

– Бу экология темасына багышланган “Тылсымлы үзгәрешләр” дигән кул эшләре район бәйгесе, – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина. – Чүпкә ташлана торган материаллардан ясалган кул эшләре тәкъдим ителде. Бәйгедә укучылар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Яңа Кенәр интернат-мәктәп укучылары, укытучылары, тәрбиячеләре, китапханәчеләр катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының бүлек җитәкчесе Ольга Артемьева, министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш, “Ашыт” тыюлыгының әйдәп баручы белгече Рәшит Әхмәтҗанов катнашты. Җиңүчеләргә район мәдәният идарәсенең бүләкләре тапшырылды. Шулай ук кунаклар да бүләкләр белән килгән иде.

Гөлсинә Зәкиева       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X