Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чулпаннан Мария Степановна туган көнен бәйрәм итә

    20 апрельдә Чулпан авылында яшәүче Мария Марданинага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров килде.

     Мария Степановна Абҗабар авылында туа. 4 сыйныф укыгач, фермада хезмәт куя башлый, сарык көтүе дә көтә, кул белән ашлык та чистарта.

    1948 елда авылдашы Павел Марданин белән гаилә коралар.  1975 елда күрше Чулпан авылында йорт салып шунда күченәләр.  Мария Степановна "Авангард "колхозында төрле эштә эшли.  1980 елда лаеклы ялга чыкканчы Казанның оптика -мехнаника заводында хезмәт куя. 

    Реклама

    Ире белән өч балага гомер бирә алар.  Тик тик тормыш иптәше дә, балары да дөньяда юк инде ... Бүгенге көндә  7 онык һәм 12 онкычыклы әби ул.

             Мария Степановна оныгы Оксана,  кияве Руслан тәрбиясендә,  оныкчыклары Камилла белән Данилга әби назы биреп яши. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: