erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләрдә күренә”

– Виртуаль концерт залы Татарстанда 5 районда гына бар. Казан дәүләт филармониясе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сөйләшү алып бара. Киләчәктә андый мөмкинлек тә булыр, дип өметләнәбез.

“Дүшәмбе авыр көн, диләр. Әмма бу Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә кагылмый. Алар актив рәвештә китап укучыларын кызыксындырырга тырыша. Виртуаль концерт залында иртәнге сәгать 10да рус һәм чит ил музыкасы һәм поэзиясе буенча “Времена года” дигән искиткеч матур концерт булды. Дирижеры Владимир Андропов. Алып баручы Павел Любимцев рус классиклары шигырьләрен укыды, оркестр Глазуновның “Времена года” балетыннан “Күк чәчәкләр һәм мәк чәчәкләре вальсы”н уйнады. Дунаевский, Чайковский, Паганини һәм башка композиторларның музыкалары, рус халык җырлары яңгырады. Дарья Зыкова (сопрано) җырлавына, төрле уен кораллары тавышына сокланырлык иде. Районда башка урында Свиридов яки Вивальдины тыңлап буламы? Аңлыйм, уку йортлары җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналар, пенсионерларның аннан башка да эшләре җитәрлек. Тик кайда әле чыгымнарсыз матурлык дөньясына чумарга була? Алабугада мондый чарага 60 кеше килгән, ә бездә... бармак белән санарлык. Менә шуннан шәһәребез халкының мәдәни дәрәҗәсе турында ни уйларга була?

Ә шул көнне кичен виртуаль концерт залында ике фильм күрсәттеләр. Бу кичне Арчада кино күрсәтүнең туган көне дисәк тә була. Фильмнар безнең республикада төшерелгән. Аларны укучылары белән татар теле укытучылары да караса, бер дә начар булмас иде. Бу чараларны оештыручыларга зур рәхмәт”.

Арчадан Римма Надершина шундый эчтәлектәге хат җибәргән. Фикерләрен белү, киләчәккә планнары белән кызыксыну максатыннан без Арча үзәк китапханәсенә юнәлдек, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Алинә Таһировна, виртуаль концерт залының төп максаты нәрсәдә?

– Телевидение аша күрсәтелмәгән классик концертларны, балалар өчен музыкаль куелышларны халыкка җиткерү. Китапханәгә халыкны тарту, китапның дәрәҗәсен күтәрү, халыкны милли яктан тәрбияләү өчен эшләнгән проект бу. Виртуаль концерт залы әле бер ай элек кенә ачылды. Арча өчен генә түгел, Татарстан өчен дә яңалык. Классик концертларга, гадәттә, күп кеше йөрми. Классик музыкага кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, минемчә. Шуны күздә тотып, мәктәпләр, балалар бакчалары, уку йортлары белән тыгыз элемтә урнаштырдык. Элек тә без алар белән даими эшли идек. Аннан халык арасында да аңлату эшләре алып барабыз. Бу залның буш торганы юк. Төрле чараларны (бездә алар көн дә диярлек оештырыла) шунда үткәрәбез.

–  Телевидение аша күрсәтелмәгән бу концертлар белән сезне кем тәэмин итә?

– Мәскәүдәге дәүләт филармониясе белән килешү төзелгән. Шуның  нигезендә сыйфатлы итеп төшерелгән классик концертлар, тапшырулар, филармониядә үткәрелгән мәдәни чараларның язмалары безгә кайтарыла. Алар Ютубта да, интернетта да юк. Шулай ук онлайн-трансляциягә дә кушылып китә алабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә Казан дәүләт филармониясе аша татарча классик концертлар, эстрада концертлары, спектакльләр алу мөмкинлеге юкмы?

– Виртуаль концерт залы Татарстанда 5 районда гына бар. Казан дәүләт филармониясе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сөйләшү алып бара. Киләчәктә андый мөмкинлек тә булыр, дип өметләнәбез.

Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, дидегез. Тик аның белән генә булмый бит әле. Концертлар, чараларның кайчан булуы турында мәгълумат та кирәк. Аны ничек җиткерәсез?

– Сайтта, интернет челтәрләрдә язып торабыз. Аннан китапханәнең каршы ягында йөгерек юл (бегущая строка) бар. Анда белдерү чыгарып барабыз. Киләчәктә район газетасында белдерү бирүне дә планлаштырабыз.

Шушы көннәрдә виртуаль концерт залында нәрсә булачак? Форсаттан файдаланып, халыкка белдерә аласыз.

– Җомга көнне виртуаль концерт залына студентлар килә. Якшәмбедә алты яшьтән өлкәнрәк балалар өчен “Времена года” (“Ел фасыллары”) дигән әдәби-музыкаль тапшыру күрсәтелә. Иртәнге 10да башлана. Һәр атна чәршәмбе көнне кичке 7 сәгатьтә 12 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар өчен онлайн-трансляцияләр планлаштырыла. Алдагы чәршәмбедә Петр Чайковский исемендәге концерт залыннан Евгений Светланов исемендәге дәүләт академик симфоник оркестр (дирижер Андрей Рубцов) концерты булачак һәм анда Антонин Дворжак, Людвиг ван Бетховен әсәрләре яңгыраячак. Классик музыка сөючеләрне чакырып калабыз. Никадәр халык килсә дә, без канәгать. Әле башы гына. Киләчәктә кызыксынучылар артыр, дип ышанабыз.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X